Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кичә Болгар җирендә Ислам академиясе ачылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кичә Болгар җирендә Ислам академиясе ачылды

Кичә Болгар җирендә Ислам академиясе ачылды. Төп яңалыклар

Кичә 28 нче мәртәбә «Изге Болгар җыены» үткәрелде. Аңа Татарстан, Россия җирендә яшәүче мөселманнар гына түгел, хәтта гарәп илләрендәге, Төркиядәге кардәшләребез дә килгән иде. Бу җыенның Татарстан өчен мөһимлеге шунда: биредә Болгар Ислам академиясе ачылды.

Әлеге тантананы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде һәм безнең шатлыгыбызны уртаклашкан кунакларга, милләттәшләребезгә үзенең олуг рәхмәтләрен ирештерде. Билгеле булганча, Багдадтан 922 елда Ибн Фадлан килгәч, ислам Болгарның рәсми диненә әйләнә. Төрле кабиләләрне берләштерү өчен ислам дине зур роль уйный, Болгарның ул вакытлардагы ханы Алмыш бу вакыйгадан оста файдалана, дөресрәге, ислам җитәкчелек өчен дә, гади халык өчен дә бик кулай дингә әверелә. Шул вакытлардан соң биредә Болгардан тыш, Биләр, Суар, Җүкәтау, Нократ, Кашан кебек зур калалар үсеп чыга. Тик аларның күбесенә бүгенге көннәргә кадәр килеп җитү насыйп булмый.

Дөрес, Ибн Фадлан килгәнче үк Болгарда ислам дине инде барлыкка килгән була. Әйтик, күренекле археолог Альфред Халиков «Болгарның бер кабиләсе булган бәрәнҗәләр исламны 644 елда кабул иттеләр” дип яза.

1236 елда Алтын Урда ханы Батый Болгар шәһәрен яулый һәм аны үзенең башкаласы итеп билгели. Шул чорларда Болгарның даны еракларга тарала. Анда 50 меңләп кеше яши башлый. Ул Европаның иң зур калалары рәтенә күтәрелә. Әмма 14 гасыр урталарында Җүчи олысы ханнарының хакимлек өчен көрәшүләре дәүләткә китереп суга һәм аның даны төшә башлый. Шул чорда рус кенәзләре һәм елга юлбасарлары Болгар дәүләтенә үз һөҗүмнәрен көчәйтә. 1431 елда Мәскәү кенәзе Василий IIнең гаскәр башлыгы Федор Пестрый Болгарны бөтенләй җимереп ташлый һәм инде ул үзенең элекке хәлен торгыза алмый.

Соңгы елларда Болгар җирендә аның дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә күп эшләр башкарылды. Моңа бигрәк тә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев үзенең күп өлешен кертте. Минтимер Шәймиев Болгар җирендә нибары бер ел эчендә Ислам академиясе барлыкка килүне могҗиза дип атады. Шул ук вакытта бу төзелешне Россия Президенты Владимир Путинның һәрчак күз уңында тотуын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аны салуда ярдәм итүләрен билгеләп узды. Аннары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдингә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Россия Мөфтиләре Шурасы Рәисенең беренче урынбасары Рушан Абязовка, Чечня Республикасы мөфтие Сәлях хәзрәт Мөҗиевкә сүз бирелде. Әлеге хәзрәтләр Болгар җирендә Ислам академиясе ачылуны бик хуплаулары, аны төзүдә катнашкан кешеләргә рәхмәтле булулары хакында сөйләделәр.

Минем үземә Казанга Екатеринбург каласыннан килгән мөфти урынбасары Фәвил хәзрәт Сәрвәров (уңнан-беренче) төркеме белән Болгар җиренә бару насыйп булды. Фәвил хәзрәт: “Татарстан җитәкчеләре чынлап та булдыралар, мондый зур бинаны бер ел эчендә төзеп тапшыру өчен бихисап көч куярга кирәк. Шәймиев тотынгач, ул һәм мондагы җитәкчеләр әлеге гамәлне дә яхшы гына башкарып чыкты. Аллаһының рәхмәте яусын үзләренә”,-диде.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Автор фотолары

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды