Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кичә «Сөләйман» мәчетендә Камил абый Сәйфетдинов ифтар мәҗлесен үткәрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кичә «Сөләйман» мәчетендә Камил абый Сәйфетдинов ифтар мәҗлесен үткәрде

Кичә «Сөләйман» мәчетендә Камил абый Сәйфетдинов ифтар мәҗлесен үткәрде. Төп яңалыклар

Инде Рамазан аеның бишенче көне дә узып китте. Казандагы «Сөләйман» мәчетендә дә бу көннәрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә. Кичә Левченко бистәсенең аксакалы Камил абый авыз ачу мәҗлесен үткәрде.

Яше 80тән узган Камил абый (фотода: Камил абый уңнан - икенче) шактый гына катлаулы тормыш юлы узган аксакал. Яшел Үзән районының бер авылында тракторда эшләгән пәһлеван гәүдәле Камил Сәйфетдинов заманында Сабантуй батыры була, әмма яшьлегендә аңа күз тигән булгандыр, күрәсең. Көннәрдән беркөнне ул ялгыш бер кешене таптата һәм аны 15 елга төрмәгә ябарга дигән хөкем карары чыгаралар. Аннары ул карарны 3 елга гына калдыралар. Төрмәдә дә Камил абый үз йөзен югалтмый, шулай ук көр күңелле, үзенчәлекле кеше булып кала. Аннары ул башкалабыз Казанга кайтып, төрле вазифалар башкара, Нәфисә исемле кызга өйләнә, Левченко бистәсенә килеп урнаша. Биредә алар хәләл җефете белән ике ир бала үстерәләр. Бүгенге көндә Камил абый “Сөләйман” мәчетенә даими намаз укырга йөрүче картларның берсе. Хәер, әле аны карт кеше дип әйтергә тел дә әйләнми, ул үзенең фикерен батырып әйтә торган мәхәллә кешесе. Биредә теге яки бу мәсьәлә хәл ителгәндә дә Камил абыйның фикере даими рәвештә искә алына, чөнки ул аны дөрес чишүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә белә. Бистә халкы да аны хөрмәт итә, ихтирам билгеләре күрсәтә. Аннары Камил абый авыру хәләл җефетен дә тәрбияли, аңа тәмле ашлар пешерә.

Ә Камил абыйга кадәр “Сөләйман” мәчетендә 1952 елгы Әгъләм Садриев, 30 яшьлек Илназ Ганиев, 77 нче яше белән бара торган Миңлеәхәт абый Минҗанов, дүртенче дистәне ваклый башлаган Нәзил Фәйзуллин ифтар мәҗлесләрен үткәрде. Бу мөселман кардәшләрнең дингә килүдә үз сәбәпләре бар. Әйтик, төзелештә эшләүче Әгъләм абзый 40 яшенә җиткәч, кинәт кенә авырып китә һәм ул хәтта берничә ел буена хастанә юлын таптарга мәҗбүр була. Ә инде мәчеткә намаз укырга йөри башлагач, теге зәхмәт кире чигенә һәм Әгъләм кардәш бүгенге көндә дә эшкә йөрүен дәвам итә.

Бүген исә Казанның бер фирмасында машиналар ремонтлаучы булып эшләүче Дамир Минаваров ифтар мәҗлесен уздыра. Таҗикстаннан Казанга килеп урнашкан Дамир әфәнде үзенең бәхетен биредә тапты, Лилия исемле кызга өйләнеп, алар матур гына яшәп киләләр. Күптән түгел аларның Мәдинә исемле өченче балалары дөньяга килде.

Кичә мәхәллә халкы 87 яшендәге Камил абыйга һәм аның гаиләсенә бәхет-сәгадәттә, тынычлыкта-иминлектә, саулык-сәламәтлектә яшәсеннәр, дип дога кылды. Бүген исә аннан өч тапкыр диярлек яшьрәк булган Дамир әфәндегә шундый ук теләкләр теләнер, дога кылу булыр, дип көтелә. Шул рәвешле, “Сөләйман” мәчетендә өлкән буын вәкилләре яшьләргә үрнәк күрсәтә, өлге булып тора, дип әйтәсем килә.

"Сөләйман" мәчетендәге Тәравих намазларын Дамир хәзрәт Мәрвәров укыды.

Хатыйп ГӘРӘЙ фоторепортажы


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды