Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Килә алмыйм. Чалыгыз, таратыгыз».

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Килә алмыйм. Чалыгыз, таратыгыз».

«Килә алмыйм. Чалыгыз, таратыгыз».. Төп яңалыклар

 

  • Күпчелек «Ярдәм»гә шалтыратып, итне өшетү һәм таратуны, мохтаҗлар өчен куллануны сорады. «Кояш кыздыра. Ит тиз бозыла. Мин аны таратып йөри алмыйм», — ди алар.

 

Хаҗ була торган җирдәге кебек, хәзер Татарстанда да мәдәниятле, уңайлы формада корбан чалу гадәте барлыкка килде. Күпчелек кеше «Ярдәм» мәчетенә шалтыратып, итне өшетү һәм таратуны, мохтаҗлар өчен куллануны сорады.

«Кояш кыздыра. Ит тиз бозыла. Суыткычта урын да юк. Миңа аны таратып йөрү бүген мөмкин эш түгел», — дип эшмәкәр Рифнур.

«Таратып йөрү генә түгел, барып суйдырту да зур мәшәкать. Аннары туракларга, бүлергә кирәк. Ә минем моңа вакытым юк: яхшылап мунча керәсем, мәчеткә намазга барасым, гает коймагын ашыйсым, гаиләм белән авылга кайтасым бар. Туганнарга, дусларга кунакка йөрисем, үземнең дә кунаклар кабул итәсем килә. Корбан бәйрәме бик зур бәйрәм бит, чын-чынлап аны бәйрәм итәсем килә. Вацапка кереп котлауларны укырга, аларга җавап язарга телим. Башкаларга шалтыратып котларга да кирәк. Әле зиратларга барып киләсем бар. Хәзер мин Корбанга шалтыратып заказ бирәм дә, хәйрияче үзе бар эшне тиешле форматта, җиренә җиткезеп башкара. Корбанлыкны үзләре белеп алар сайлый, сатып ала, чала, бүлә, тарата. Бу бик матур, чиста, уңайлы сервис», — ди ул.

Шулай ук бик күп кеше чит якларда яши, яки Казаннан еракта тора. Аларның корбан бәйрәме савабын эшлисе килә. — Ни эшли алалар? Шалтыраталар да «Ярдәм» мәчетенә: «Мин үзем килә алмыйм. Теләсәм дә килә алмыйм. Башка шәһәрдә торам. Зинхар өчен ярдәм итегез. Минем өчен корбан чалып, шуны таратыгыз әле», — диеп әйтәләр.

«Ярдәм»дә барысын да шәригать кушканча чиста итеп чалып, аннары моҗтажларга таратып, юксылларга ашаталар. Белешмәләргә телефоннар: +79274021970,
+79047609950 иде. — Телефонда саклап куегыз. Кирәк булыр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды