Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Конгресс эшен белеп торуыбыз кирәккә...

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Конгресс эшен белеп торуыбыз кирәккә...

Конгресс эшен белеп торуыбыз кирәккә.... Төп яңалыклар Күркәм холык үлчәүне изгелек ягына басучы. Моның белән күркәм холыкка ия булган кеше руза тотучылар һәм намаз укучылар дәрәҗәсенә ирешкән булыр.
Хәдис

Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының 2014 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда күп чит илләрдән һәм Россиядән килгән милләтебезнең асыл уллары вә кызлары катнашты. Анда күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың туган көне дә билгеләп үтелде, аңа чәчәк бәйләме бүләк ителде.

Башта комиссиянең утырышлары булып узды. Икенче көнне аларның җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

“Казан” милли мәдәният үзәгендә үземә дә күп дин кардәшләребез, танышларым белән очрашу, әңгәмәләшү насыйп булды. Бик олпат хәзрәтләребез дә, милли хәрәкәттә, милләтем, мәдәниятем, динем, киләчәгем якты, тыныч булсын дип йөрүче фидакарьләребез белән күрешү безнең бергәлегебезгә, бердәмлегебезгә өмет һәм ышаныч өстәде.

Биредә – Казанда эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр дә очраша. Конгрессның Башкарма Комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров чыгышында бик күркәм игелек кылучы кешенең исеме яңгыравы яшәү офыгыбызны, өметебезне яктырта сыман.
Түбән Вартада бизнес корып, туган ягы Пенза өлкәсендә үз акчасына балалар бакчасы һәм мәктәп салдырган Ренат Әбүзәревнең эш тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә куллануның мөһимлеге хакында әйтелде.

Бүгенге көндә безнең атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучылар өчен тулай торак булдыру хәстәре белән йөрим. “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы исеменнән Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка да үтенеч хаты язган идек. Ул баскычтан һәм басмаларына күчә-күчә сөенечле хәбәрне китерә алмады әле. Эшмәкәрләргә атаклы, тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең тулай торагын төзеп бирү ни тора инде ул?!

Нишләмәк кирәк, адәм балалары яшәүнең асыл максатлары мәгънәсен югалта бара.
Украина хәлләренең катлаулана баруы эчемне пошыра. Аны фашистлардан азат итүдә күпме якташларыбыз җаннарын фида кылган. Көннәребез-төннәребез бүген тыныч булмаган чагында күп милләт җанлы эшкуарларның Казанга килеп, мәсьәләне уртага салып, киңәш-табыш итүләре уңайга булыр, иншә Аллаһ.

Яшәешебез “Бердәм! Бергә! Мәңгегә!” дигән өметне – шигарьне аклар, Аллаһы боерса!

Киңәйтелгән утырышта шактый фикерләр-тәкъдимнәр тыңлангач, киләсе елга эш планы, резолюция кабул ителде.

Мин дә Конгресс җыенына белеп торуыбыз кирәккә барган идем. Баруым кирәк иде. Без киләчәктә дә Конгресс эшенә зур уңышлар телибез.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды