Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Коръән укый торган электрон каләм Казандагы барлык ислам кибетләрендә сатылачак

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Коръән укый торган электрон каләм Казандагы барлык ислам кибетләрендә сатылачак

Коръән укый торган электрон каләм Казандагы барлык ислам кибетләрендә сатылачак. Төп яңалыклар Коръән укый торган электрон каләмнең барлык ислам кибетләрендә сатылуы көтелә. Сатудан булган зәкят (аның 10 % "Ярдәм" мәчетендә укучы балаларга) Коръән алырга барачак.

Рамазан аенда конкурслар, төрле номинацияләр була, шунда 1,2,3 нче урыннарны алган балаларга шушы каләмне бүләк итәчәкләр, “Казан Нуры” мәчете мәдрәсәсе шәкертләренә, Россия Ислам Интститутында укучыларга, Ислам көллияте студентларына, Чаллыда эшләп килүче мәдрәсәләргә 20 % ташлама белән сатылачак.

Ул 25 телгә тәрҗемә ителгән. Тик чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез татар теленә тәрҗемә ителгән вариантны сорыйлар.

Чит ил кешеләре дә бүләккә дип күп алып китәләр. Бик күп мөселман оешмалары да элемтәгә чыга башлаган: әйтик, “Әл – Фатих”, “Росметрология”. Аларга шушы каләмнәрне, Каһирәдан алып кайталар. Әзербайҗан, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстанда яшәүче милләттәшләребез дә бик яратып шушы каләмне сатып ала.

Казан мэриясе заказы буенча “Кол-Шәриф” рәсеме төшерелгән каләмне ясаганнар. “Мөгаллим Сәни”не дә киләчәктә тавыш белән укып булыр, мөгаен.

Хәбәрне Зөлфия ЙОСЫФАЛИЕВА әзерләде

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды