Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Корбан бәйрәме белән!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Корбан бәйрәме белән!

Корбан бәйрәме белән!. Төп яңалыклар
 
  • Казандагы “Ярдәм” мәчете  бөтен дөнья мөселманнарын һәм “Ярдәм” мәчете мәхәлләсендә яшәүчеләрне Корбан гаете белән котлый.

Бүген бөтен дөнья мөселманнары иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтә.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Ихластан Корбан бәйрәме белән котлауларны кабул итеп алыгыз. Әлеге якты бәйрәм хаҗның тәмамлануын белдерә. Ул исламның, дөньядагы башка диннәр кебек үк, гаделлек, мәрхәмәтлек, кече күңеллелек һәм, нинди милләттән булуына һәм нинди дин тотуына карамастан, якыныңның турында кайгырту кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгәнлеген безнең исебезгә төшерә.

Корбан гаетен өч көн дәвамында билгеләп үтәләр. Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалына.

Сезнең барыгызны да Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелып, Аллаһы Тәгаләнең кушканча, Аның ризалыгын өмет итеп яшәргә чакырабыз. Кәеф күтәренкелеге һәм хисләрнең ихласлылыгы сезгә яшәргә көч бирсен. Саулык-сәламәтлек, хәерле гомер телибез.

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды