Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әлбир хәзрәт Крганов: Сезне “Ярдәм” Ислам хәйрия фондының 10 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Әлбир хәзрәт Крганов: Сезне “Ярдәм” Ислам хәйрия фондының 10 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез

Әлбир хәзрәт Крганов: Сезне “Ярдәм” Ислам хәйрия фондының 10 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез. Төп яңалыклар Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды рәисе, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Мәскәү, Үзәк төбәкләре һәм Чувашия мөфтие, РФ Иҗтимагый Палата әгъзасы Әлбир хәзрәт Кргановтан котлау хаты алды. Анда болай диелгән:

«Мөхтәрәм Илдар хәзрәт!
Мәскәү каласы Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” дигән Үзәк төбәк мөселманнары вә шәхсән үз исемемнән, Сезне күренекле вакыйга - “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондының 10 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез!

Сезнең оешмагыз чит кешеләр хастасына битараф булмаган затларны бергә туплап, күп еллар дәвамында хәйрия һәм мәгърифәт эшчәнлеге алып бара. Эшчәнлегегез биниһая зур әһәмияткә ия, чөнки Сезнең инициативагыз үзәгендә – балалар, пенсионерлар, шулай ук социаль яктан якланмаган башка категория кешеләре. Сез аларның милләтенә, гражданлыгына карамастан, дини гыйлем бирәсез. Ә бу исә милләтара, динара дуслыкны ныгытуга ярдәм итә.

«Ярдәм” фондының 10 еллык тантаналарында катнашырга чакырганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Әмма Чувашия Республикасы Көненә багышланган чараларда катнашуым сәбәпле, Сезнең бәйрәм тантаналарында була алмадым.

Күп санлы котлауларга кушылган хәлдә, барлык башлангычларыгызда Сезгә уңышлар һәм рухи күтәрелеш юлдаш булсын дигән теләктә калам.

Тормышыгызның һәр көне сәламәтлектә һәм муллык-сәгадәттә узсын!
Хак Тәгалә Сезгә саулык-сәламәтлек бирсен, хаклык юлында рухыгызны ныгытсын. Һәм Сезгә игелекле гамәлләрегез өчен фани вә мәңгелек дөньялар рәхәтен тату насыйп булсын.”

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды