Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әлмира Әдиатуллина: “Рәшидә Исхакый исемендәге укулар даими булачак”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Әлмира Әдиатуллина: “Рәшидә Исхакый исемендәге укулар даими булачак”

Әлмира Әдиатуллина: “Рәшидә Исхакый исемендәге укулар даими булачак”. Төп яңалыклар Казанның Рәшидә Исхакый яшәгән Тынычлык (Мирный) бистәсендәге данлыклы татар абыстае йортында аның исемендәге укулар булып узды.

“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәйсәсе Әлмира ханым Әдиатуллина сүзләренчә, күп кенә дини китаплар авторының һәм оста вәгазьченең өендә аның туганнары, шәкертләре вә Татарстанда дини эшчәнлек алып баручы имамнар җыелды. Алар Рәшидә абыстайны искә алдылар, рухына багышлап дога кылдылар, Коръән укыдылар.

“Минем уйлавымча, Рәшидә Исхакый исемендәге укулар даими булачак. Бу чараны без мөмкин кадәр ешрак үткәрергә җыенабыз. Бәлки ул ярты елга бер тапкыр, ә бәлки ай саен уздырылыр. Бу мәсьәләне Рамазан аеннан соң җентекләп тикшерәчәкбез. Без аның эшен дәвам итәргә телибез”.-диде Әлмира ханым.

Исегезгә төшерәбез: күренекле татар вәгазьчесе Рәшидә абыстай Исхакый быелның 22 апрелендә 93 нче яше белән барганда вафат булды.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды