Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте җыелышы узды. Ул Юдино бистәсендә «Жомга» мәчетендә булды. Имамнар биредә төзелеп килүче янкорманы да карады
Җыелыш рәисе, имам-мөхтәсиб Илдар хәзрәт Баязитов катнашучыларны сәламләп бердәмлеккә өндәде. Ул Диния нәзарәтенең IX корылтаенда һәм республика ифтарында катнашу турында мәгълүмат бирде.
19 март көнне бергәләп 14 имам, чалма-чапаннар киеп, матур вәкилләр булып шунда катнашачак.
Корылтайда сайланачак Мөфти, Баш казыйга яклау күрсәтелде. Безнең район мөхтәсибе һәм имамнары Мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллинны, Баш казый итеп Җәлил хәзрәт Фазлыевны күрә.
Утырышны сәламләп ТР Рәисе администрациясеннән Ленар Сәлахов, Казан шәһәре Башкарма комитетынан Илгиз Сарманов, Киров һәм Мәскәү район хакимияте вәкиле Руслан Зәбировлар да чыгыш ясады. Алар дәүләт һәм диниятнең халыкка хезмәт бердәмлегенә ишарәләде.
Мәчетләрне Рамазанга әзерләү мөхим сорау булып каралды. Көн кадагында тәравихлар, ифтарлар(авыз ачу) булды.
Коръән-хафизларне әзерләү һәм чакыру, тәравихне 20 рикәгат уку, "Субханазилмүлки вәл малякут" зекерен әйтү, ахшам намазы алдыннан зур булмаган вәгәзләр сөйләү, мәчетләрдә чисталык, җыештыру, ланч-бокслар алуга язылу һәм аларны таратуны оештыру кебек сораулар каралды.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы мөхтәсибәт мәчетләренең барысында да имам Абу Хәнифәнең Хокук мәктәбе нигезендә Таравих намазын 4 рикәгатка бүлеп, 20 рикәгат күләмендә укырга карар кылдылар
Шулай ук мәчетләрдә үз-үзеңне тотуның әдәп нормалары һәм кагыйдәләре тавышка куелды, үтәргә диеп карар кылынды.
Имамнар бу утырышта үз мәхәлләләре тормышын бәян итте. Алар төзелешләр алып бара, ремонтлар ясый. Укулар оештырылган.
Утырыш тере, ачык аралашу, тәҗрибә уртаклашу урыны, дуслык, кардәшлек утырышы булды.
Җыелыш Коръән укып башланды, ил-халык иминлеге, Ватанны саклаучылар исәнлеге өчен дога кылып тәмамланды.