Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәҗлесләрне "Ярдәм"дә оештыр!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мәҗлесләрне "Ярдәм"дә оештыр!

Мәҗлесләрне "Ярдәм"дә оештыр!. Төп яңалыклар

 

Барлык мөселманнарның теленә ныклы рәвештә кереп урнашкан иске гарәп сүзе “мәҗлес” анда катнашучылар утырган килеш кемнедер тыңлый дип тәрҗемә ителә. Безнең якларда мәҗлес дип традицион рәвештә туганнар, дуслар, танышлар никах йоласын үтәү яисә исем кушуны яки вафат булганнарны искә алу чараларында катнашучыларга әйтәләр. Мәҗлеснең бу төре татарларда инде мең елдан артык яшәп килә һәм күптәнге вакытлардан бирле нигезе бар икәнне аңлата. Асылда, мәҗлес ислам фикере бишегенең үсеше булып тора.

Мондый төр җыеннарда Аллаһның исеме телгә алына, Коръән укыла, иң мөһиме - вәгазь сөйләнә.

«Ярдәм” мәчетендә мәҗлесләр, чәй эчү кичәләре һәм мөселманнарның башка төрле чараларын, шулай ук хәләл мәсләгендәге дөньяви бәйрәмнәрне үткәрергә мөмкин.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды