Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәликә ханым Гыйльметдинова укытучылар белән "Сөләйман" мәчетенә килеп китте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мәликә ханым Гыйльметдинова укытучылар белән "Сөләйман" мәчетенә килеп китте

Мәликә ханым Гыйльметдинова укытучылар белән "Сөләйман" мәчетенә килеп китте. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 14 май көнендә Казандагы “Сөләйман” мәчетенә “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты урынбасары, “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелегендәге мөгаллимәләр төркеме килеп китте. Аларның сөйләвеннән шул аңлашылды: “ярдәм”леләр “Сөләйман” мәчете әһелләренә балаларны укытуда булышмакчы була икән.

Билгеле булганча, тиздән балаларның җәйге каникулы башлана. Сүз менә шушы вакытны сабыйлар өчен әхлак ягыннан файдалы итеп үткәрү турында бара. Мәликә ханымның фикеренчә, Казанда яшәүче мөселманнарның балалары “Сөләйман” мәчетенә килеп, әхлак дәресләре алачак, намаз укырга өйрәнәчәк. Тик әле аларның ничә бала булуы турында хәзергә төгәл генә билгеле түгел. Бу исә халыкның моңа никадәрле әзер булуына да бәйле булачак. Хәер, кем генә үзенең баласы тәртипле, әдәп-әхлаклы булын теләми икән! Шуңа күрә “Сөләйман” мәчетенә килеп, белем алырга теләүче балаларның сан ишле булыр, дип көтелә.

Хәбәрчебебезнең: “Сезнең күңелегездә “Сөләйман” мәчете нинди урынны алып тора?”-дигән соравына, Мәликә ханым: “Әйе, һичшиксез, күңелемдә “Сөләйман” мәчете зур урын алып тора. Монда без мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев белән күрмәүче мөселманнарны Брайль системасында укыта башлауга ирештек, мин үземнең бу хактагы белешмә китапларымны да биредә яздым. Һич уйламаганда Ингушетия Президентын да биредә каршыладык, бихисап күп халык депутатлары, эшмәкәрләр белән дә монда очраштык. Ә иң мөһиме – Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга килгән күрмәүчеләрне динебезгә өйрәтә алдык”,-диде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды