Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәликә ханым Гыйльметдиновага Ингушетиядә Рәхмәт хаты бирелде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мәликә ханым Гыйльметдиновага Ингушетиядә Рәхмәт хаты бирелде

Мәликә ханым Гыйльметдиновага Ингушетиядә Рәхмәт хаты бирелде. Төп яңалыклар

Ингушетия Республикасына күрмәүчеләрнең беренче Бөтенроссия бәйгесендә катнашу максаты белән баргач, Мәликә ханым Гыйльметдинова үзенең адресына һәм “Ярдәм” мәчете вә тернәкләндерү үзәге исеменә күп кенә мактау сүзләре ишетте.

Күрмәүчеләрнең “ИНТЕГРАЦИЯ» укыту-тернәкләндерү үзәге директоры һәм хатын-кызларның “ИРАЗ” оешмасы җитәкчесе исеменнән тапшырылган Рәхмәт хатында мондый сүзләр язылган иде:

“Инвалидларга карата хәйриячелек, мәрхәмәтлелек кылуда һәм күркәм мөнәсәбәттә булуда бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен.
Игелекле гамәлләр беленмичә калмый, алар маяклар кебек, ярдәм көтүчеләрнең юлын яктырта.
Инвалидларга ярдәм итеп, Сез матди яктан гына булышып калмыйсыз, бәлки аларга өметләнү шатлыгын да бирәсез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, гаилә бәхете һәм тагын да күбрәк уңышка ирешүегезне телибез!”


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды