Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәрхәмәтлелек кыйммәтләрен торгызу зарури

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мәрхәмәтлелек кыйммәтләрен торгызу зарури

Мәрхәмәтлелек кыйммәтләрен торгызу зарури. Төп яңалыклар Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре әти-әниләре ярдәменнән мәхрүм калган Дәүләти мәгариф учреждениесе каршындагы балаларны үз карамагына алган әти-әниләр мәктәбе, “Казанның Киров районы балалар йорты” белән бергә “Асрамага бала алган әти-әниләр мәктәбе” дигән семинар үткәрде. Анда “Ярдәм” мәчете матбугат хезмәткәре Зөлфия Йосыфалиева булып, мәгълүматлар туплады.

Семинар дустанә мохиттә үтте. Анда Татарстанның төрле районнарыннан җыелган кешеләр катнашты. Аларның барысын да ятим һәм караучысыз калган балаларга ярдәм итәргә омтылу тойгысы берләштерде.

Ятим балаларның ата-аналар каравыннан мәхрүм калган “Казан каласындагы Киров районы балалар йорты” Дәүләт мәгариф учреждениесе укытучысы Айгөл Крохина ятимлекнең җәрәхәтләү билгесе, әти-әнисен югалткан баланың тормышка яраклашуы дигән социаль яктан мөһим мәсьәләгә багышлап, дәрес уздырды. Ул баланың иминлеге олылар янында булуы хакында сөйләде. Баланы яклау таләп ителә. Әгәр бу яклау булмаса, 10 % сабыйда хроник авыру барлыкка килә, ә 30 процент баланың үсеше тоткарлана. Балага наз һәм җылылык таләп ителә. Гаиләгә кабул итеп алсалар да, сабый анда шунда ук ияләшеп китә алмый. Моның өчен күпмедер вакыт кирәк.

Аннары без кабул итәргә авыр булган “Күзәнәк” дигән фильм карадык. Бу фильм 2 яшькә кадәр инфекцион хастаханәдә тәрбияләнүче ВИЧ инфекцияле балалар хакында сөйли. Әлеге фильм семинарда катнашучыларга нык тәэсир итте. Күпләрнең күзләренә яшь тыгылган иде бу мизгелләрдә. ВИЧ инфекцияле балаларның нинди начар шартларда тәрбияләнүләрен күреп, аларның шикаятьләрен һәм кычкырып елауларын ишетеп, кем генә битараф калыр икән?!

Фильмны караганнан соң, андагы хәлләрне тикшерү башланды. Биредә яшьләрнең әхлаксызлыгы һәм рухисызлыгы мәсьәләләре күтәрелде. “70 ел буена дәһрилек чорында яшәгәнгә күрә без хәзер шуның ачы җимешләрен татыйбыз. Ә бит мөселман илләрендә ВИЧ инфекцияле балалар юк”,-дип белдерде Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова.

Моның өчен безгә яшьләр арасында мәгариф эшчәнлеген алыр барырга кирәк. Шулай ук мәрхәмәтлелек кыйммәтләрен торгызу зарури.

"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды