Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәрхәмәтлелек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсен

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мәрхәмәтлелек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсен

Мәрхәмәтлелек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсен. Төп яңалыклар “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы, Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, өммәттәшләрне 17 июльдә булачак бәйрәм белән котлады. Анда мондый юллар бар:

“Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!
Чын күңелдән барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм!
Рамазан ае – бик изгедер, ул айда Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде.
Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Рамазан аенда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсә иде.
Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Нәфесебездән өстен булып, акылыбыз кушканча яхшы гамәлләр генә кылып, киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп итсә иде! Амин!

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов”.

Тагын шуны исегезгә төшерәбез: бу көнне (17 июль) 6.00 — Коръән уку, 6.50 – дога кылу, 7.00 – бәйрәм вәгазе, 7.30 – гает намазы. 7.35тә Рамазан гаете хөтбәсе укылачак.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды