Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Мөслимә” газетасы “Ярдәм” мәчетендә басылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Мөслимә” газетасы “Ярдәм” мәчетендә басылды

«Мөслимә” газетасы “Ярдәм” мәчетендә басылды. Төп яңалыклар Быелгы гыйнвар аенда "Мөслимә” газетасының 1 нче саны, гомуми 193 нче саны дөнья күрде. Ул Казандагы "Ярдәм” мәчетендә, аның "Зур Казан” дигән басмаханәсендә нәшер ителде. Бу санның элеккечә үк мөхәррире дә, хәбәрчесе дә Әлмира апа Әдиатуллина. Элек бу басма "Иман” нәшриятендә басылып килде.

Бу сан нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Ул Пәйгамбәребезнең туган көненә – Мәүлет аена багышлана. "Балалар күңеле нурга күмелде” дигән язмада сүз нәкъ әнә шушы "Ярдәм” мәчетендә үткәрелгән Мәүлет кичәсе турында бара. 2 нче һәм 3 нче битләрдәге "Мөхлисә Бубый варислары” дигән сәхифәдә исә Илдар хәзрәт Баязитов, Мәликә ханым Гыйльметдинова, Земфира ханымның әнисе Сания Баязитова турында сөйләнә.

Газетаның 4-7 битләрендә 5 апрельдә "Ярдәм” мәчетендә балалар арасында узачак "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе сораулары бирелгән. Сораулар арасында шактый җиңелләре дә, катлаулылары да бар. Әйтик, нәрсә ул тәҗвид? Нинди кагыйдәләрен беләсең? Коръәни-Кәрим кем сүзе? Пәйгамбәрләр кемнәр алар? Коръәни-Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына? Иман нигезендә, үлгәннән соң терелүне ничек аңлатасың? Һәм башка биһисап күп сораулар. Дөрес, әлеге сөальләр 4-10, 11-14, 15-18 яшьтәгеләргә аерым булачак. Менә шуңа күрә алар арасында гадиләре дә, катлаулылары да бар.

Газетаның соңгы бите Рәшидә абыстай Исхакыйга багышлана. Биредә Рәшидә абыстайга аның укучылары язган шигырь дә, шулай ук бу мөгаллимәнең үзе чыгарган тезмә әсәрләре дә урнаштырылган.

Шулай итеп, "Мөслимә”нең быелгы тәүге саны Татарстанда хөрмәт һәм дан казанган гүзәл затларга багышлана, аларга мәдхия җырлауны алга сөрә, шул ук вакытта балалар бәйгесенә әзерләнү өчен нигез дә булып тора.

Хатыйп Гәрәй

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды