Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әманәткә тугры булсак иде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Әманәткә тугры булсак иде

Әманәткә тугры булсак иде. Төп яңалыклар “Ярдәм” мәчете басмаханәсендә Хәниф Вәлиевнең “Югары Чагадай мирасы” дигән китабының дөнья күрүе – ул олы вакыйга, олы мирас тәхетенең бер нурыдыр.

Бу китаптагы мәгърифәти, дини, тарихи мәгълүмат таң калдыра. Анда ислам нигезләре, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) тарихы, шәҗәрәләр киң яктыртылган. Васыятьнамә хакындагысы һәркемне тирән уйларга сала. Нәсел дәвамчыларының калку итеп күрсәтелүе – бу заманда һәрберебез өчен олы сабак, олы үрнәк. Китапта шәҗәрә түгәрәкләрендәге исемнәр шулай ук таң калдыра.

Тарихчының шәҗәрә китабын тергезү – үзе бер могҗиза.

Авторның вәгазьләре – кулъязмалары да һәр күңелне ихласландырмый калмый. Кыскасы, тарихи, мираси китап бу гасырыбыз кешеләренең уй-фикерләренә өмет, егәрлек өсти.

Ислам динебезнең мәңгелек нуры - әлеге китапта. Фидакария, каһармания Мәдинә Хәниф кызының бу хезмәте олы батырлыкка тиң.

Кичә әлеге китап галимәнең туганнарына тәкъдим ителде. “Ярдәм” мәчетенең зур залында үтте ул.

Хәниф Мөхәммәтвәли улы Вәлиев Чирмешән районының Чагадай авылы елъязмачысы, мәгърифәтче һәм җирле тарихчысы булган.

Туганнарын китап белән башта Мәдинә ханым үзе таныштырды. Шәҗәрә, ислам нигезләре, вәгазьләр, васыятьләр, Пәйгамбәребез тарихы тупланмаларының буыннан-буынга күчәчәк кыйммәте хакында сөйләде. Ул йөздән арткан туган-тумачалары белән таныштырды. Арада әби-бабайлар да, үсмерләр дә, бәбиләр дә бар иде. Үзем ул балаларның бәхетле киләчәге булса иде, дигән теләктә утырдым.

Китап хакында “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов тәфсилле итеп сөйләде һәм дүрт абыстайга бүләкләрен дә тапшырды.

Әлеге нәсел варисларының “Ярдәм” мәчетеннән якында гына гомер кичерүләре дә билгеле булды.

Туганнар арасында фән докторлары, атказанган табиб-табибәләр, укытучылар булуы аеруча шатландыра. Әлеге нәселдә әтиләр дигән хикмәтнең кадере олылыгын да күрдем.

Бу китап безләргә әманәт итеп тапшырылды да. Аны аңлау өчен бер фикер әйләнә күңелемдә. Бу очрашуда әлеге нәселнең шәҗәрәсе булып, алтын белән каймаланган корыч җепләр бөгәлҗәләре күз алдыма килде.

Бу китапны тәкъдим итү кичәләре күп булыр әле, Аллаһы боерса. Ул мәдрәсә шәкертләренә дә менә дигән дәреслек.

Әлеге җыен барышында күземнән яшем кипмәде. Күз алдымнан бөек татар милләтенең төрле еллардагы фаҗигаләре узды. Себерләргә, төрмәләргә озатылган муллаларның хәсрәтле авазы ишетелгәндәй булды. Элеккеләрнең чормаларда ятып тетелгән язмалары, сәхифәләренең юкка чыгуыннан ыңгырашуы булып тоелды.



Менә шушы уйлардан айнып китеп, Хәниф Вәлиевнең “Югары Чагадай мирасы” китабын кабаттан укый башладым.

Кадерле милләттәшләрем! Раббыбыз кушканча яшәп, акыллы киләчәкне барлыкка китереп тәрбияләүдә тырышыйк. Хикмәтле буыннар бәйләнешен өзмик!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды