Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Өмет йолдызлары

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Өмет йолдызлары

Өмет йолдызлары. Төп яңалыклар Белем гыйбадәттән өстен, ул диннең төп кисәге.
Хәдис

Болгар җире. Безнең хикмәтле мираси туфрагыбыз ул – Болгар. Аның тарихына аз гына күз салсак та, борыңгыдан ук зиннәтле вә куәтле урын булганлыгын аңларбыз. Мөселман илләреннән, Ираннан һәм башка илләрдән су юлы белән сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр күп килгән бу тирәләргә. Алтын-көмеш эшләнмәләре, күн-тире шикелле кыйммәтле, затлы әйберләрне үз итүчеләр дә аз булмаган биредә. Динебез чәчәк атарга әзерләнү чорында Пәйгамбәребех Мөхәммәднең (с. г. в.) сәхабәләре – аның фикердәшләре – замандашлары да Болгарга килгәннәр. Кыскасы, Болгар туфрагы киләчәгебезне тәрбияләп үстерү җирлеге дә булып тора.

Бу җәһәттән, быел да бердәмлегебезне чагылдырган Изге Болгар җыены булып узды. Андагы күп санлы кешеләр арасында балалар да бар иде. Әйтик, “Ярдәм” мәчетендә Коръән ятлаучы балалар да Болгарга барды. Алар тарихи урыннарны карадылар, “Ак мәчет”тә намаз укыдылар. Аларның остазлары Мөхәммәтәмин Даутов оланнар белән бик яратып шөгыльләнә.

Менә ул бәхетле балалар: Нәсим Нәбиев, Газиз, Инсаф, Билал Камалетдинов, Мөхәммәдали Рәсүлев, Билал Нәбиев, Мостафа Сангаков, Азиз Бигишев, Данил Нестеров, Әюбзадә Әмирхан. Аларның Болгар хакындагы уй-фикерләрен тыңлап туйгысыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез оланнарыбызга! Алар - безнең өмет йолдызлары!

Әлмира САРЪЯЗ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды