Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиатуллинага Татарстанда ислам динен үстерү, яшь буынның иманын ныгыту, динебезгә лаек мөслимәләр тәрбияләү максатында кылынучы күпьеллык фидакарь гамәлләре өчен олы рәхмәтен юллады.
Мөслимәләр лидеры Минтимер Шәймиевкә Шәһри Болгар шәһәрен күтәргәне өчен рәхмәтен юллаган иде. Бу хат шуңа җавап итеп язылган.
Әлмирә Әдиатулина 1995 елда Татарстанда мөселман хатын-кызлары берлеген оештыра. 2006 елда берлек "Мөслимә" оешмасы итеп үзгәртелә. 2014 елның 12 мартында узган корылтайда "Мөслимә" оешмасына Россия статусы бирелә.
Әлмирә Әдиатуллина 1997 елдан бирле "Мөслимә" газетын чыгара, 1997 елдан бирле Россия күләмендә балалар арасында "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесен үткәрә.
"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге