Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Никах укыту


Никах укыту. Төп яңалыклар

 


Никах – ул исламда кабул ителгән ир һәм хатын-кызның кавышуын беркетеп кую мөнәсәбәте. Мәчеттә дә, мулланы өйгә чакырып та үткәрергә мөмкин. Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча исламда никах хәбәрдарлык мәсләгенә нигезләнә, димәк, яшерен никах зина кылуга тиң булып исәпләнә.

Никах укыту өчен кирәкле шартлар:

  1. Якын туганлык мөнәсәбәтләре булмау.
  2. Никах вакыт ягыннан билгеләнмәскә тиеш.
  3. Никах укыту тантанасында шаһитларның булуы.
  4. Ирекле рәвештә кияүне һәм кәләшне сайлау хокукы һәм ике якның килешүе.
  5. Никахлашуны кешеләргә белдерү.
  6. Мәһәрне түләү зарурилыгы (кияүнең кәләшкә никах бүләге).
  7. Кәләш ягыннан вәлинең булуы (кызның әтисе яки әтисе ягыннан абыйсы яки үз абыйсы вәли була ала). Никахта ике якның да әти-әнисе булуы шарт, чөнки аларның рөхсәтеннән башка никах укылмый. Әгәр алар килә алмаса, ягъни моңа җитди сәбәпләре булса, имам аларның әлеге никахка риза булуы хакында язмача хәбәр алырга яки үзләре алдан килеп, бу хакта әйтергә тиешләр.

Шаһит итеп, аз дигәндә, ике ир кеше алына. Бер ирне һәм ике хатын-кызны да шаһит итеп алырга мөмкин. Ник дигәндә, тавыш биргәндә, ике хатын-кыз бер иргә санала. Ата-аналарны шаһит итеп алырга ярамый, чөнки никахтан соң, алар яңа парның икенче ата-анасына әйләнә. Шаһтиләр намуслы һәм гадел кешеләр булырга тиеш. Аларның дини кануннарны үтәп яшәүләре мәслихәт. Шулай ук аларның никах укыла торган телне белүләре мәгъкуль. Яшь парның үтенече булса, алар булышырга тиешле.

Элек никах вакытында бернинди таныклык бирми иделәр. Хәзер имам тарафыннан яшьләргә таныклык бирелә, анда кияү һәм кәләшнең, шаһитләрнең тулы исеме, шулай ук кияүнең кәләшкә никах бүләге, аның күләме ни дәрәҗәдә булачагы хакында языла. Мәһәр дип атала ул. Мәһәрнең күләме никах таныклыгында имам тарафыннан язып бирелә. Хәзерге бәяләр буенча, ул биш меңнән дә ким булмаска тиеш. Гадәттә, ул алтын әйберсе була. Кәләш аны һәрчак үзе белән йөртергә тиеш. Бу аны бәхетсезлек очрагыннан сакларга тиеш, чөнки алтын – ул акча дигән сүз. Теге таныклыкка кәләшнең нинди дә булса матди теләге языла ала. Хәзерге вакытта ул теләсә ни була ала. Ләкин ул инде 10 мең сумнан дә ким булмаска тиеш. Ул хәзерге заман шартлары белән исәпләнгән булырга тиеш. Барыннан да элек хәзер бизәнү әйберләре, машина яки фатир сорау гадәткә керде. Таныклыкта мәһәрнең бирелү көне күрсәтелә. Кияү аны вәгъдә кылган вакытта бирергә тиеш.

Тантанадагы кәләш тә, кунаклар да никах мәҗлесенә лаеклы рәвештә киенеп килергә тиешләр. Ирләр – түбәтәйдән, хатын-кызларның бөтен гаурәтләре капланган булулары сорала.

Алдан никахның көнен билгеләү зарури, чөнки аның уразага туры килүе ихтимал. Никахның башланган сәгатен дә алдан билгеләп кую фаразан. Ник дигәндә, аның мәчеттәге намаз вакытына туры килмәве мәслихәт. Никах мәҗлесе бер сәгатькә якын бара. Никах вакытында имам кияү белән кәләшкә аларның хокукларын һәм бурычларын аңлата, аларга вәгазь укый. Аларның гаилә коруга ризалыкларын сорый, мөселман булуыларына ышаныч баглый, ягъни алардан “Ләә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәдер-рәсүлуллаһ” кәлимәсен әйттерә. Никах тантанасы яшь гаиләне котлау белән тәмамлана, аларны һәркем тату һәм башкаларга үрнәк гаилә булып яшәргә чакыра.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды