Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

ОСТЕОПОРОЗДАН САКЛАНАСЫ БАР

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / ОСТЕОПОРОЗДАН САКЛАНАСЫ БАР

ОСТЕОПОРОЗДАН САКЛАНАСЫ БАР. Төп яңалыклар

 

 

Фирүзә ханым Галимова Сарман районыннан. Ул Саба районы егете Фәрит белән Казанда алтмыш ел буе гомер кичергән. Алар Серов урамында торганнар.  

БАБАЙ ВАФАТ БУЛГАН

Ире «Ярдәм» мәчетенә намазларга йөреп матур итеп картлык көнен кичергән. Ә хатыны аны өйдә чәй куеп көтеп торган. Аеруча гает бәйрәмнәрен сагынып искә ала. «Коймак салып бабайны көтә идем, иртән», — ди ул.

 Тик Фәрит ага узган елны бакыйлыкка күчкән. Ялгыз калган Фирүзә апа көн саен иртән һәм кичен шушы мәчет ишек алдында йөреп сагышларын баса, сәламәтлеген ныгыта.

ОСТЕОПОРОЗДАН САКЛАНАСЫ БАР

Аны остеопороз чире газаплый, ул егылудан курка. Шуңа күрә Фирүзә ханым тигез, чиста юллары булган «Ярдәм»гә генә килә. «Монда һәр көнне иртүк чистарталар, бозлавык та, кар да булмый», — ди ул.

«Башка карчыклар да монда чыга. Без шактый кеше шушында гизәбез». Фирүзә апа чиста һава ярата. «Монда чыршылар бар. Алар озон тарата. Йөреп керү үзе бер бәйрәм була», — ди ул.

 

Тик ял итеп кенә йөреп булмый, хәрәкәт тә кирәк. Олы кеше тәне оемасын өчен, йөреп тору хәерле.  Шуңа күрә Фирүзә Галимова кичен дә «Ярдәм» бакчасына юл ала. Кышлары шулай уза.

МОХТАҖЛАР МОНДА АВЫЗ АЧА

 «Бу мәчеттә Коръән укыйлар. Матур итеп азаннар әйтәләр. Авыз ачалар. Мине дә чакыралар. Мин килмим: өйдә генә ачам, үзем генә. Мәчеттә — моҗтаҗлар ачсын, диеп телим. Шул максаттан сәдәкаларне дә фитырларны да монда китерәм. Мин моҗтаҗ түгел. Пенсиям бар. Балаларым яхшы. Шөкер итәм», — ди.

Ә яз җиткәч Фирүзә апа бакчага китә, көзгә кадәр шунда яши. Аннары кабат сагынып монда кайта. Без дә аны сагынабыз. 

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды