Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм"

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм"

"Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм". Төп яңалыклар

​​​​​"Ярдәм" гомуммилли хәйрия фонды каршында күрмәүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм" исемле тернәкләндерү курслары бара. 

Казанга "Ярдәм"гә Россиянең бар почмакларыннан да дөм сукырлар, бик начар күрүчеләр килде: Төмән, Курган, Чиләбе, Махачкала, Самара, Татарстан, Удмуртия, Кавказ һәм башкалар.  Айлык сәламәтләндерү курсларына старт бирелде. Алар Корбан бәйрәмендә дә монда була. 

"Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешене гадәти кешегә әйләндерү. Кешене социаль тернәкләндерү күрмәүченең үзенең активлыгыннан да тора, ә без моның өчен тиешле шартлар булдырырга тиешбез", - дип саный "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм" хәйрия вакыфы шурасы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов. .
 

"Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп юнәлеше булып, аларны социаль тернәкләндерү тора. Күрмәүчеләрнең мәгариф системасы аларга Луи Брайль системасы белән укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәтүдән генә торырга тиеш түгел", - ди ул.

Шулай ук кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу – төп максатларның берсе булырга тиеш.

 

Сукырлар өчен сәламәтләндерү курсалары оештыру буенча зур белгеч, «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова инвалидларны оптимист, тырыш булырга чакырды. 

Күп кенә сукырлар ялгызлык, бер кешегә дә кирәк булмау, бер әйбер дә эшли алмау хисен кичерә. "Әлеге проблемадан чыгу юлы — социальләшү. Бу җәмгыяттән дә, инвалидның үзеннән дә тора. Шуңа да безнең максат, коммуникация булдыру, аларда яшәргә теләк уяту», — дип саный Мәликә Гыйлметдинова.

Әлеге проект 2006 елда ук инде эшчәнлеген башлап җибәргән. «Башта без инвалидлар белән ничек эш итәсен дә белми идек. Кулда нәрсә бар, шулар белән эшләргә тырыштык. Тәҗрибә туплап, методикалар төзеп, белгечләр булдырдык», — дип сөйли «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры.

2023 елда яңа дәрт белән «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» дип аталган проект үз эшчәнлеген башап җибәрде. Бу инде быелгы өченче курс. Анда укырга, шифа алырга теләүчеләр : +7 903 343 35 51 телефоны аша шалтырата ала. 

«Ярдам-Помощь» ГХФ каршындагы бу тернәкләндерү курсы РФ Президенты грантын кулланып, Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырыла. 
 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды