Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Пансионат укучылары тәравих намазларын алып бара

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Пансионат укучылары тәравих намазларын алып бара

Пансионат укучылары тәравих намазларын алып бара. Төп яңалыклар

«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фондының Борбаш пансионатында өлкән сыйныфлардагы шәкертләр авыл мәчетендә тәравих намазларында имам булып катнаша.

Фотода — пансионат укучысы Хадиев Рәсул тәравих намазын алып бара.

Тәравихлар җылы, туганҗанлы атмосферада уза. Балалар да, яшүсмерләр дә, авыл картлары да дус яши.

Борбаш авылындагы уртак чаралар пансионат укучыларында имам эше һәм дини уку йортлары белән кызыксыну уята. Борбаш пансионатының асыл максаты – динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. 

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кодны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды