Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин: Китапка сүз алдын канәгатьләнү хисләре кичереп яздым

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин: Китапка сүз алдын канәгатьләнү хисләре кичереп яздым

Профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин: Китапка сүз алдын канәгатьләнү хисләре кичереп яздым. Төп яңалыклар Бүген Казандагы "Ярдәм” мәчетендә Татарстан мөфтие урынбасары, бу гыйбадәтханә имамы Илдар хәзрәт Баязитовның "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дип рус телендә дөнья күргән китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Аңа Татарстанда татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче газета – журналларда, телевидение – радиода, төрле интернет челтәрләрдә эшләүче өч дистәдән артык журналист килгән иде.

Башта каләм ияләрен Илдар хәзрәт Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге белән таныштырып чыкты. Ул журналистларга беренче катта балаларга Коръән укырга өйрәтү бүлмәсен, икенче каттагы тренажер җиһазларын, күрмәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү кабинетын, сукырлар үз куллары белән эшләгән сувенирларны, компьютер классын күрсәтте.

Аннары 205 нче бүлмәдә матбугат конференциясе үткәрелде. Илдар хәзрәт Баязитов башта "Ярдәм” мәчетенең сайтын тәкъдим итте. Ул журналистларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Аңа бер каләм иясе: "Илдар хәзрәт, Сез бик катлаулы темага алынгансыз. Ничек тотынырга булдыгыз андый темага?”-дигән сорау бирде. "Беләсезме нәрсә, безгә террорчылыктан, экстремизмнан чыгу юлларын эзләргә, аны табып, кешеләргә күрсәтү кирәк. Россиядә яшьләрнең тормышы җайга салынмаганга күрә кискен хәрәкәтләр, ягъни радикальлек үсә. Мин Иске Татар бистәсендәге кебек мәхәллә төзеп, торгынлыктан чыгу юлын тәкъдим итәм”,-диде Илдар хәзрәт.

Илдар хәзрәт Баязитовның китабына сүз башын сәясәт фәннәре докторы, профессор, Казандагы Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин язган. Журналистлар алдында Рәфыйк хаҗи үзе дә чыгыш ясады. Рәфыйк әфәнде традицион ислам темасының бик мөһим тема булуын белдерде. Әмма аны милли мәнфәгатьләрне үз эченә алган горф-гадәтләр, йолалар белән бутарга ярамый.

"Исламдагы 4 мәзһәб алып барган дини гамәлләрне без традицион ислам дип атыйбыз. Бу китапта исә исламга кагылышлы ике аспект бар. Беренчесе - социаль аспект, икенчесе — яшьләр темасы. Хәзрәтнең китабында аларның икесе дә чагылыш тапкан. Әгәр радикальләшү чорында үзебезне югалтудан котылып каласыбыз килә икән, ата-бабаларыбыз шулай яшәгәннәр дигән фикерне алга сөрмәсәк, глобальләшү чоры сазлыгына батып, үз-үзебезне югалтып, 10 елдан без кем микән дип баш ватып утырачакбыз. Ул чагында татарлыгыбыз да бетәр, динебез дә юкка чыгып, бер сектантлык рәвешенә керер”,-дип куркытып та алды безләрне Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин.

Россия татарларының милли мөхтәрияте рәистәше Римзил Вәлиев шулай ук бүген "Ярдәм” мәчетенә килеп чыгыш ясады. Ул Илдар хәзрәт Баязитовның дөньяга чыккан китабын мактап кына калмады, бәлки аның авторы дин белән гамәл кылып, күрмәүчеләрне укытуга үзеннән саллы өлеш кертүенә ихластан шатлануын да белдерде.

Соңыннан журналистлар белән дустанә шартларда алыр барылган сөйләшү мул әзерләнгән табын янында дәвам итте.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды