Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Районнардагы мөхтәсибәт хезмәткәрләре “Ярдәм” мәчетендә белем өстәде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Районнардагы мөхтәсибәт хезмәткәрләре “Ярдәм” мәчетендә белем өстәде

Районнардагы мөхтәсибәт хезмәткәрләре “Ярдәм” мәчетендә белем өстәде. Төп яңалыклар Кичә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Татарстан районнарында мөхтәсиб ярдәмчесе булып эшләүче дин әһелләренең 4 көнлек курслары тәмам булды. Бу уңайдан аларны котларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да килгән иде.

Мөфти хәзрәтләре авыл имамнарына социаль вазифа башкаруның саваплы гамәл булуы хакында вәгазь сөйләде, киләчәктә дә мондый курсларның оештырылачагы турында белдерде.

Дөрес, кичә көндез мөхтәсиб хезмәткәрләренә “Ярдәм” мәчете укытучылары лекция сөйләде. Әйтик, күзләре буенча беренче төркем инвалид Фәнис хәзрәт Мингәрәев аларга компьютер гыйлеме буенча дәрес бирсә, Идрис хәзрәт Хәйретдиновның лекциясе күрмәүчеләрне Брайль системасына өйрәтүгә багышланган иде.

Мөгаллимнәр лекция ахырында бер кызыклы гына эксперимент та үткәрделәр. Алар Теләче районының Олы Мәтәскә авылыннан укырга килгән имам-хатиб Илнур хәзрәт Фәйзуллинга күрсәтмәүче кызыл төстәге япма кидерде. Ул күзләрен шуның белән каплап, икенче каттагы 206 нчы бүлмәдән беренче катка төште, аннары яңадан шул ук бүлмәгә менде. Илнур хәзрәт шунда алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.

-Күрмәүчеләрнең тормышы безгә гаҗәеп булып күренә. Ә инде күзләреңне каплагач, барыбер караңгы тормышка да ияләнергә керешәсең икән ул. Әкренләп җирле шартларга яраклаша башлыйсың, тик таныш булмаган урында ориентирны бөтенләй дә югалтасың. Ә мин шәхсән үзем хәтта бер мәлгә югалып та калдым, аннары икенче катка менеп, күзле вакытта таныш булган урыннарны тапкач, рәхәт булып китте,-диде Илнур хәзрәт.

Илнур хәзрәт тәүге тапкыр күрмәүчеләр тормышы белән якыннан Согуд Гарәбстанында укыганда танышкан. Әр-Рияд каласында да бар икән Казандагы сыман күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге. Дөресрәге, “Ярдәм” мәчетендәге кебек сары төскә буялган тоткычлар анда да бар икән. Күрмәүчеләргә йөрү, уку өчен Согуд Гарәбстанында барлык шартлар тудырылган. Бу уңайдан алар бернинди мохтаҗлык кичерми. Алар лекцияләрен гадәти студентлар шикелле язып баралар һәм Брайль системасы ярдәмендә имтиханнарын бирәләр.

-Аларда күрмәүчеләрне укыту-тәрбия мәсьәләләре уңай хәл ителгән. Ә Россиядә әлеге үзәктән башка күрмәүче мөселманнарны укыту урыны юктыр. Бик сирәк күренеш бу! Бирегә килгәч, минем карашым нык үзгәрде, чөнки күрмәүчеләрне дә динебезгә тартып була икән дигән ныклы фикер барлыкка килде,-диде Илнур хәзрәт Фәйзуллин.

Хаҗип ӘХМӘТША

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды