Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Рамазан чатыры" Дагыстан кунакларын кабул итте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Рамазан чатыры" Дагыстан кунакларын кабул итте

"Рамазан чатыры" Дагыстан кунакларын кабул итте. Төп яңалыклар "Ярдәм" мәчете "Рамазан чатыры" Дагыстан кунакларын кабул итте. "Ярдәм" фонды советы рәисе, мөфти урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов белән Дагыстан башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдов ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләште.

"Ярдәм" мәчете "Рамазан чатыры" Дагыстан кунакларын кабул итте. "Ярдәм" фонды советы рәисе, мөфти урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов белән Дагыстан башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдов ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләште.

Ярдәм" фонды советы рәисе, мөфти урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов "Ярдәм" мәчетендә Дагыстан делегациясен кабул итте. Дагыстан башлыгы ярдәмчесенең визиты барышында "Ярдәм" фонды җитәкчелеге белән очрашу узды һәм кунаклар ифтарда катнашты.



Илдар хазрат Баязитов кунакларны "Ярдәм" фонды һәм сукырларны тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Рамазан ае вакытында "Ярдәм"дә бөтен Россиядән 85 күрмәүче рухи, физик тернәкләнү уза. Мөхәммәд Мөхәммәдов визиты барышында Дагыстаннан килүче күрмәүчеләр белән дә аралашты.

Очрашуда Дагыстан башлыгы ярдәмчесе Илдар хәзрәт Баязитовка һәм "Ярдәм" фонды хезмәткәрләренә җәмгыятьне савыктыруга керткән өлеше өчен олуг рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, "Ярдәм" фонды эшләре дәүләткә зур файда китерә. Бигрәк тә, "Ярдәм" үзәгендә, шул исәптән "Рамазан чатыры"нда төрле милләт, дин вәкилләре җыелу Россия халкын берләштерә һәм бердәм итә.

Очрашуда шулай ук "Ярдәм" фонды белән хезмәттәшлек турында фикер алышынды.





"Ярдәм" фонды матбугат үзәге

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды