Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ренат Галиәскәр «Ярдәм»дә нишли?

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ренат Галиәскәр «Ярдәм»дә нишли?

Ренат Галиәскәр «Ярдәм»дә нишли?. Төп яңалыклар

 

  • Телевидениедә эшләүче  Ренат «Ярдәм» мәчетен сайлаган. — Ни өчен?

Венера Иванова-Аитованың экран партнеры, ТВ-шоумен, популяр җырлар авторы, медиада тансык кияү егете буларак танылган Ренат Галиәскәр көндез «Ярдәм» мәчетендә клипка төште. Берочтан тәхарәт алып намаз да укып китте.

Ә төнлә клип дәвамын мәчет ишек алдында төшерделәр. Сюжет кара «Мерседес»та җилдерүче башка бер бай һәм буйдак егетнең шушы мәчеткә килеп Ислам динен кабул итүе белән тәмамланды.

«Кичке Азан» исемле бу җыр видеосында Ренат Галиәскәр исә зыялы бер яшь мөселман әтисен уйный. Янында улы да намаз укый. Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге хор клип аудиосын башкара. Аны композитор Солтан Габәши Габдулла Тукай сүзләренә язган. Клипны «Мәйдан» каналында карагыз.

Клип чыкканчы ук бу җырның нинди булганын моннан карарга була.

Телевидениедә эшләүче режисерлар һәм Ренат Казандагы сиксән мәчетнең берсен — «Ярдәм»не сайлаган. — Ни өчен?

  1. «Мәчет матур. Эче дә, тышы да, рухы да,» — ди Галиәскар.
  2. «Ярдәм»не күпләр белә, ярата, хөрмәт итә. Аеруча яшьләр үз итә. Казанда ясалучы матур никахлар һәм хәләл туйларның күпчелеге биредә уза.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды