Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

РИИ студентлары "Ярдәм" мәчетендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / РИИ студентлары "Ярдәм" мәчетендә булды

РИИ студентлары "Ярдәм" мәчетендә булды. Төп яңалыклар Казандагы Россия Ислам университетының беренче курсында укучы мөселман кызлары "Ярдәм” мәчетендә булдылар. Алар бу гыйбадәтханәнең уку классларын, сәламәтлек саклау, яшәү, ашау-эчү бүлмәләрен карадылар, Брайль системасында укучыларны тыңладылар.

Туташлар арасында Апас, Мөслим, Оренбург, Арча, Урыссу, Пермь калаларыннан килеп укучылар да бар иде. Алар үзләренең күп сорауларына җаваплар алдылар.

Кызлар остаз Мәликә ханым Гыйльметдинова белән дә таныштылар. Кыргызстаннан килгән күрмәүче бертуганнар Мәдинә белән Абдулланың Коръән укуын ихласланып тыңладылар.
Туташлар мәчет һәм аның хезмәткәрләре белән танышканнан соң, уйга калдылар. Әйе, аң-зиһенгә, акылга уйланырлык шул. Ә фикерне тирәнрәк йөртү дә кешене әхлакый һәм рухи яктан чыныктыра бит әле.

Студент кызларның җитәкчесе Ренат Габбасов та мәчет әһелләренә олуг рәхмәтен белдерде.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды