Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ринат Закиров: “"Ярдәм" мәчетенең татар халкын берләштерүдә роле зур”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ринат Закиров: “"Ярдәм" мәчетенең татар халкын берләштерүдә роле зур”

Ринат Закиров: “"Ярдәм" мәчетенең татар халкын берләштерүдә роле зур”. Төп яңалыклар БТК Башкарма комитеты рәисе “Ярдәм” мәчетендә булды

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Казанның “Ярдәм” мәчетендә, күрмәүчеләрнең мәчет карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәгендә булды. Аны мәчет имам-хатыйбы Илдар Баязитов каршы алды, дип яза “Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте.

“Милли һәм дини оешмаларның уртак эше татар-мөселманнар арасында традицион ислам үсеше өчен мөһим”, - дип белдерде И.Баязитов. Р.Закиров билгеләп үткәнчә, мондый уртак эшчәнлекнең татар халкын берләштерүдә роле зур.

БТК БК рәисе чыгышында, әлеге халыкара иҗтимагый оешма ягыннан һәртөрле ярдәм булыр, аерым алганда, быел мартта уздыру планлаштырылган татар авыллары эшмәкәрләре корылтае делегатлары, һичшиксез, “Ярдәм” мәчетенә килеп, аның эшчәнлеге белән танышыр, дип вәгъдәләде. “Татар халкы үзенең традицион чишмәбашына кайта һәм, Россиянең төрле төбәкләреннән күрмәүче татар-мөселманнарны укытып, “Ярдәм” мәчете бу эштә зур роль уйный. Шулай ук мәчетнең халык белән эшләү тәҗрибәсе дә зур игътибарга лаек”, - диде Ринат Закиров.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды