Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

РМШның Халыкара «Хәләл» үзәге «Ярдәм» мәчетендә ифтар үткәрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / РМШның Халыкара «Хәләл» үзәге «Ярдәм» мәчетендә ифтар үткәрде

РМШның Халыкара «Хәләл» үзәге  «Ярдәм» мәчетендә ифтар үткәрде. Төп яңалыклар Россия Мөфтиләре Шурасының (РМШ) Халыкара “Хәләл” стандартлаштыру һәм сертификация үзәге хезмәткәрләре Казандагы “Ярдәм” мәчете вә тернәкләндерү үзәгендә ифтар-авыз ачу мәҗлесе уздырды.

Ифтарда 500 дән артык кеше, шул исәптән, күрмәүчеләр катнашты. Авыз ачу мәҗлесенә Россия Мөфтиләре Шурасының Халыкара “Хәләл” стандартлаштыру һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар хаҗи Газизов та килгән иде. Айдар хәзрәт мәчеттәге мөселманнарны Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән Рамазан ае белән котлады.

Ифтар башланыр алдыннан “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Айдар хаҗи Газизовны “Ярдәм” үзәге белән таныштырды.

Айдар хаҗи Газизов экскурсия барышында укыту-тернәкләндерү үзәгенең аудиторияләрен карады. Берничә ел вакыт эчендә биредәге курсларда Россиянең төрле төбәкләреннән – Түбән Новгород, Самара, Ульян, Пермь өлкәләреннән, Башкортстан, Дагыстан, Чечня һәм, әлбәттә, Татарстан калаларыннан, башка урыннардан килгән 700 дән артык күрмәүче яисә бераз күрүче кеше дини белем алды.



Бүгенге көндә бу үзәктә 60 инсан тернәкләнү уза.
Айдар хаҗи Газизов РМШның “Хәләл” үзәге исеменнән, күрмәүчеләрне тернәкләндерүдә хәләл көчләрен куйган “Ярдәм” мәчете һәм үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Ул “ярдәм”леләргә 2014 елның Олимпия һәм паралимпия уеннарының футбол тубын тапшырды. Билгеле булганча, бу уеннар уздырылганда, аның чараларында РМШның “Хәләл” үзәге хезмәткәрләре актив рәвештә катнашканнар иде.

Ифтар ахырында анда катнашкан Казан мөселманнары киң күләмдә авыз ачу мәҗлесе оештырган РМШның Халыкара “Хәләл” үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр һәм бу оешманың эшчәнлеге киләчәктә дә чәчәк атсын дип, дога кылдылар.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды