Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Россия ислам институтында журналистика

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Россия ислам институтында журналистика

Россия ислам институтында журналистика. Төп яңалыклар

Гыйлманова Айгөл Нургаян кызы, Россия ислам институтындагы Журналистика кафедрасы мөдире укырга чакыра. Максат: яхшы күңелле, мәрхәмәтле журналистлар үстерү.

2023-2024 уку елына Мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия ислам институтындагы Журналистика юнәлешенә 10 бюджет урын билгеләнгән. Институтта студентлар өчен тулай торак каралган.

Күпсанлы сораулар буенча, ЕГЭ буенча үзгәрешләр дә кертелгән. Хәзер РИИда, Журналистика юнәлешенә укырга керү өчен, рус теле (40 балл) һәм Җәмгыять белеме (45 балл) буенча имтихан бирергә кирәк һәм телдән сораштыру, кара-каршы әңгәмә узарга кирәк булачак.

Техникум, училищедан соң укырга керергә мөмкин, имтиханнарны институтта бирә аласыз. Бакалавриат өчен, көндезге уку һәм читтән торып уку, магистратура өчен читтән торып уку мөмкинлеге бар. Дусларыгыз, туганнарыгыз арасында бу информация белән бүлешсәгез, бик яхшы булыр. Соңгы көннәр калды.

Бөтен сораулар белән Казан шәһәре, Газовая 19 адресы буенча 118 кабинетка мөрәҗәгать итә аласыз. Элемтә өчен телефон 89600362976, Гыйлманова Айгөл Нургаян кызы, Журналистика кафедрасы мөдире.

Россия ислам институты элек Россия ислам университеты буларак та билгеле иде. Ул илдәге иң билгеле дини уку йортларының берсе. Ул «Ярдәм» ГХФ белән хезмәттәшлек итә. Максат: яхшы күңелле, мәрхәмәтле журналистлар үстерү.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды