Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Сәдаканы телефоннан җибәрергә була

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Сәдаканы телефоннан җибәрергә була

Сәдаканы телефоннан җибәрергә була. Төп яңалыклар Мөхтәрәм җәмәгать!
Әгәр сезнең телефон аша "Ярдәм” мәчетендә белем алучы күрмәүчеләргә 50 сум сәдака җибәрергә теләгегез булса, моны хәзер операторлары МТС, Билайн, Мегафон, Теле – 2 булган телефоннар аркылы эшләргә мөмкин. Моның өчен 7715 номерына Ярдэм дигән сүзне җыю да җитә.

Бу сүзләрне 50 сум акча җибәргәндә җыярга кирәк. Әгәр сезнең күбрәкне җибәрергә теләгегез булса, моның өчен Ярдэм дигән сүзне җыеп, аннары бераз гына урын калдырып, кирәкле сумманы язарга мөмкин.

Мәгълүм булганча, "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды моннан 5 ел элек күрмәүче мөселманнарны укытуны җайга салу өчен төзелгән иде. Ул хәзер дә үзенең эшен уңышлы дәвам итә. Ягъни «Ярдәм” фонды җыйган акчалар бәрабәренә күрмәүчеләрнең юл чыгымнары түләнә, ашау-эчү, тулай торакта яшәү, укыту мәсьәләләре хәл кылына.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды