Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Сөләйман” мәчете – киләчәк мәхәллләсе

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Сөләйман” мәчете – киләчәк мәхәллләсе

“Сөләйман” мәчете – киләчәк мәхәллләсе. Төп яңалыклар Киләчәктә татар-мөселман мәхәлләләре әкрен-әкрен формалашып җиткәч, Казанда һәрбер мәчет “Сөләйман” мәчетенә кебек булачак. Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчете һәрбер яктан феноменаль.

Беренчедән, монда Русиядәге бердәнбер сукырларны тернәкләндерү үзәге урнашкан. Икенчедән, “Сөләйман”да сукыраларны Коръән укырга, компьютерда эшләргә өйрәтәләр. Өченчедән, мәчеттә берничә фонд, үзәк, нәшрият эшли. Дүртенчедән, мәчет берничә сайт тота. Бишенчедән, “Сөләйман” мәчете – хакимият белән нәтиҗәле диалог алып бару үрнәге булып тора. Кол Шәриф белән Мәрҗани мәчетеннән кала башка бер мәчеткә дә “Сөләйман”га кебек җитәкчеләрнең килгәне юк. Алтынчыдан, мәчеттә тормыш авырлыкларын җиңеп, барыбызга да үрнәк булган күзләре сукыр Фәнис хәзрәт эшли. Җиденчедән, тагын кайсы мәчеттә Тукай көннәрен үткәргәнен күргәнегез бар? Сигезенчедән, Казан кырыенда урнашкан “Сөләйман” мәчетен, аның аз сүзле, күп эшле имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны бөтен Русиядә беләләр. Тагын бик күп санап булыр иде. Шулай да һәрбер юнәлеш турында тулырак язып үтик.

Мэрлы ифтарлар

“Сөләйман” мәчетендә Рамазан ае дәвамында 350-400 кешелек ифтар ашлары оештырыла. Чыгымнарын байлар, җитәкчеләр күтәрә. Шундый ифтарларның берсен Казанның элекке мэры Камил Исхаков, депутат, татар конгрессының Казан бүлеге башлыгы Фәрит Мифтахов, Казан мэры Илсур Метшин, Мәскәү районы башлыгы Дамир Фәттахов һәм башка бик күп җитәкчеләр, бизнесменнар оештыра. Кыскасы, Рамазанның һәр көне бер ай алдан бронлана.

Рамазан аенда “Сөләйман” мәчетенә Татарстанның шактый элитасы килә. Мәчетне Казан башлыгы Илсур Метшин бигрәк тә үз итә. Ураза көннәрендә Илсур Метшин белән Дәүләт Советы депутаты, “Ак Барс Банк”ның директорлар советы рәисе Роберт Мусин, Русия Дәүләт Думасы депутаты, ОАО “Казанский жировой комбинат”ның хуҗасы Ирек Богуславский килеп, мәчетнең социаль эшчәнлеге белән танышып киткән. Кунаклар имам-хатыйб Илдар Баязитовка мәчетнең рухый, шул ук вакытта социаль яктан бик файдалы эш алып барганы өчен рәхмәт белдергән.

Левченконы уяткан Илдар Баязитов

“Сөләйман” мәчетендә имам-хатыйб булып Илдар хәзрәт Баязитов тора. Аз сөйләшә, әмма күп эшли торган хәзрәт Леченко бистәсе мәчетенә имам булып 2003 елда килә. Ул эшкә керешкәндә коры мәчет бинасыннан кала берни булмый. Иң мөһиме: хәзрәткә һәрчак ярдәмгә килерлек, терәк булырлык чын мәхәллә халкы оешмаган була. Җомга көнне мәчеткә килгән Илдар хәзрәт Баязитовны ишектәге йозак каршы ала. Бары җомга намазы вакыты җиткәч кенә мәчетне бер карт ача. Менә шушы бер карттан бар да башланып китә инде.
Тумышы белән Урта Азия якларыннан булган Илдар хәзрәт Баязитов беренче эш итеп мәхәллә халкын җыярга, халыкны дини яктан активлаштырырга керешә. Башта мәчеткә төрле күренекле шәхесләрне: Әлмирә Әдиятуллина, Рәшидә абыстай Исхакый, Фәния Хуҗиәхмәтне һәм башкаларны чакыра башлый. Бистәдәге һәр өйгә очрашу алдыннан игъланнар ябыштырып йөри, шуннан соң халыкка бераз җаян керә.

Мәчет тәртипсез балаларны иманга китерә яки Тукай көннәре

Хәзер исә хәзрәтнең тырышлыгының нәтиҗәсе күренә – мәхәллә халкы бар, ифтар ашлары һәм башка чаралар оештырырга финанс яктан ярдәм күрсәтүчеләр шактый. Җәйләрен мәхәллә балалары өчен лагерьлар да оештырыла. Моннан кала, Левченко бистәсендәге тәртипсез балаларның махсус мәктәбеннән 18 кеше йөри. Мәхәллә халкы аларны дин нигезендә тәрбияли, туры юлга бастыра.

“Сөләйман” мәчетендә, гомумән, уникаль вакыйгалар еш булып тора. Шуларның берсе – мәхәллә халкы Тукайың туган көне вакытында шигырь бәйрәмнәре үткәрә. Мондый хәлне тагын кайда күргәнегез бар? Юк бит. Мөселманнар милли яктан читләшеп барганда, Казан читендәге “Сөләйман” ата-баба мирасына ныграк ябыша.

Гомумән, шәкертләр тәрбияләүдә Илдар Баязитов зур тырышлык куя. Традицион имам Илдар хәзрәтнең тәртипсезрәк, артык шаян балаларны иманга китерү очракларын озак итеп язып була. Элек мәдрәсәгә баланы китереп биргәндә аталар шундый сүз әйтә торган булган: “Ите сиңа, сөяге миңа!”.

Мәхәллә эмбрионы

Биредә чын мәгънәсендә татар мәхәллә системасының яралгысы барлыкка килүе сизелә. Халык мәчет тирәсенә шактый тупланып яши. Левченколар Илдар хәзрәт Баязитовны дини лидер итеп кабул итә. Мәхәллә халкы аңа һәрвакыт киңәш сорап килә. Хәтта кайберәүләр дөрес гамәл кылмаган танышлары, күрешләре янына алып бара. Мисал өчен, берәр кеше кызын башка милләт кешесенә кияүгә бирә башласа, хәзрәтнең аның янына барып, үгетләвен, бу уеннан кире кайтаруын сораучылар бар. Хәтта ифтар вакытында кашыкка да хәзрәттән узып үрелмиләр. Бу халыкның аңа зур хөрмәтен, изге эшләрен тануын күрсәтеп тора.

Хәзер Татарстанда мәхәллә, үзидарә (самоуправление) турында күп сөйлиләр. Әмма үрнәк мәхәлләләр генә юк. Шулай да мин бар андый мәхәллә дияр идем. Менә бит – “Сөләйман” мәчете шуның ачык мисалы. Киләчәктә Казан мәчетләре “Сөләйман”нан үрнәк алса, башкалада мәхәллә башлангычы сизелә башлар. Татарлар 1917 елга кадәр мәхәллә булып оешып, мәктәп-мәдрәсә чыгымнарын үзара акча җыеп күтәргән, меценатларның ярдәме зур булган. “Сөләйман” мәчетенә дә яңа татар-мөселман байлары ярдәм итеп тора.

Мәчетнең гигант эшләре

2007 елда “Сөләйман” мәчетендә “Ярдәм” фонды оеша. Әлеге фонд инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә, ялгыз картларга ярдәм күрсәтә. Бигрәк тә, сукырларга булышырга тырыша. Төрле районнарда йортсызларга йорт та салып бирәләр. Алар өчен тернәкләндероү курслары оештыра. Әдәбият һәм аудиоязмалар чыгара. “Ярдәм” фондының “Сөләйман”, “Нур”, “Икрам” үзәкләре бар.

Левченко мәчетендә Русиядәге бердәнбер “Сөләйман” сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәге эшләп килә. “Сөләйман” үзәгендә сукырларны Луи Брайль системасы нигезеңдә Коръән укырга, компьютерда эшләргә, шашки һәм шахмат уйнарга өйрәтәләр. Хәзер мәчеттә сукырлар өчен мәдрәсә дә эшләп килә. Биредә 20 шәкерт белем ала. Сукырларга компьютерда эшләргә өйрәтүче 23 яшьлек Фәнис Миңгәрәевнең дә күзләре күрми. Әмма Фәнис бу каршылыкларны җиңә алды. Хәзер үзе мәчеттә имам булып тора. Биредә сантехник эшен дә сукыр кеше башкара. Мәчеттә гаилә корып җибәрүче сукырлар да бар. Шулай да иң башта сукырларны тормышка көйләү бик авыр эш. Араларында үз-үзләрен үтеререргә теләүчеләр дә булгалый икән.

Мәчеттә сукырлар өчен махсус әдәбият басыла. Моны “Нур” нәшрият үзәгендә башкаралар. Сукырлар өчен китаплар Луи Брайль системасы нигезендә чыгарыла. Шулай ук аудиокитаплар да әзерлиләр. Гомумән, “Нур” сукырлар өчен әдәбият чыгарган бердәнбер нәшрият. Шунысы да мөһим: әлеге китаплар сукырларга бушлай таратыла.

“Ярдәм” фондының тагын бер тармагы – “Икрам” социаль ярдәм күрсәтү үзәге. Үзәк Татарстанда авыр хәлдә калучыларга, ярлылырга, ятимнәргә төрле ярдәм күрсәтә. “Сөләйман” мәчете матбугат чыгару өлкәсендә дә актив эш алып бара. Биредә русча info-islam.ru, татар телендә tatar-islam.ru нәшер ителә.

Баязитовның яңа мәчете

2008 елда “Сөләйман” мәчетендә Казан башлыгы Илсур Метшин килеп китә. Һәм Мәскәү районындагы Серов, Колахмәт урамнары янында сукырлар өчен яңа мәчет төзергә ике гектарга якын җир бирә. Биредә күзсезләрне тернәкләнедрү үзәге урнашчак. Яңа бинада 90 кешегә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Игътибар итсәк, “Сөләйман” мәчете 20 кешегә генә шартлар тудыра ала. Шулай ук 300 кеше сыешлы гыйбадәт бүлмәсе, ашханә, спорт залы һәм башка уңайлыклар булачак.

Хәзергә мәчеттә төзелеш эшләре алып барыла. Сукырлар яңа бинага күченүне зарыгып көтсә, Левченко бистәсе халкы Илдар хәзрәт Баязитовны үзләреннән җибәрәсе килми.

Менә шулайрак яши “Сөләйман” мәчете. Алар Казанны, татар-мөселман халкын киләчәккә таба, яңарышка алып баралар. Илдар хәзрәт Баязитов җитәкләгән “Сөләйман” мәчете – Татарстандагы стабильлекне, тынычыкны, традицион ислам яңарышын күрсәткән мәчет булып тора. Татарстанда традицион мөселман өммәтен формалаштырганда, җитәкчелек әлеге мәчетне үрнәк итеп алырга тиеш. Фетнәләр эшсезлектән, буш сүзләрдән килеп чыга. Ә “Сөләйман” мәчетенең, аның имамы Илдар Баязитовның моңа вакыты юк. Эшлисе бар!

Александр Долгов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2021 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды