Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Сабак ала беләбезме?

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Сабак ала беләбезме?

Сабак ала беләбезме?. Төп яңалыклар Белгәнебезчә, кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Күңел күзе” дигән кино күрсәтелде. Залдагыларның хикмәте урамнарга да күчте. Ул көнне, әйтерсең, бөтен халык Г. Камал театрына юнәлгән иде. Анда хәерле эш-гамәл кылучылар чакырылган.

“Ярдәм” мәчете хакындагы очрашуга Уфадагы Үзәк Диния нәзарәтеннән мөфти Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин һәм башка күп хәзрәтләр катнашты. Алар бик үтемле чыгышларын, тәбрикләүләрен җиткерделәр.

Аннары биредәге халык “Күңел күзе” дигән кино карап сабак алды. Күрмәүчеләр, дөм сукырларның бармак очлары белән Коръән укырга өйрәнүләре гаҗәеп хәл, сокландыргыч вакыйга булды. Бүгенге дин ирегенә юллар ачык булганда, намаз укымыйча гафил булып йөрүчеләр өчен зур сабак булды әлеге очрашу. Күңелдә фәкать: «Сабак ала беләбезме?»-дигән бер сорау калды.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды