Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Сугыш ветераннары һәм инвалидлар Айрат Имашев концертында булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Сугыш ветераннары һәм инвалидлар Айрат Имашев концертында булды

Сугыш ветераннары һәм инвалидлар Айрат Имашев концертында булды. Төп яңалыклар Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә солист, Италиянең Филиньяно шәһәрендә үткәрелгән Халыкара XIV опера җырчылары конкурсында лауреат исемен алган Айрат Имашев һәм аның дусларының концерт тамашалары булып узды. Дөрес, аңа кадәр талантлы Айрат әфәнде Татарстан, Бөтенроссия конкурсларында җиңү яулаган иде инде.

Концертны алып баручы танылган җырчы, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов һәм Лилия Аппакова мондагы тамашаларның күбесен тиздән булачак Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана дип белдерделәр.



Бу вакытта күкрәге тулы орден-медальләр булган Харис хәзрәт Салихҗан һәм башка ветераннарның күңелләре нечкәргәндер, дулкынлану хисләре кичергәндер, дип уйлыйм.

Ә ветераннарга багышланган тамаша уңышлы килеп чыккан иде. Анда аеруча Айратның бабасы Мәсгут Имашев, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Рузил Гатин, Гөлнара Гатина, Рөстәм Асаев, Филүс Каһировның җырлары халыкка охшады. Аларны кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Сәхнә димәктән, ул электрон рәвештә төрле төсләргә кереп җемелдәүче яңа ачылган чәчәкләр белән тулы иде.



Менә сәхнә көчле җыр вә моңга төренде. Анда күренекле татар композиторлары Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкованың җырлары да, немец композиторлары Шуберт, Григның романслары да яңгырады. Халык ул көйләрне башкаручыларга кинәнеп кул чапты. Татарстан фольклор музыкасы һәм “Мирас” ансамбльләренең чыгышы шулай ук халык күңеленә хуш килде.



Тагын шунысы куандыра: Айрат Имашев концертына «Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү узучы, дини белем алучы күрмәүчеләр дә барган иде. Аларның күбесенә концерт тамашалары ошаган. Алсу Исхакова Мәсгут Имашевның җырларын, бию номерларын яратып каравы хакында әйтте.

Алар бер фикердә бердәм иде: һәммәсе дә Айрат Имашевка һәм аның иҗатташ дусларына олуг рәхмәтләр әйтүне үтенделәр.





Хаҗип ӘХМӘТША фотохәбәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды