Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Төркиядә "Мөслимә" оешмасы бүлеге ачылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Төркиядә "Мөслимә" оешмасы бүлеге ачылды

Төркиядә "Мөслимә" оешмасы бүлеге ачылды. Төп яңалыклар Аллаһка иң күп шөкрана итүчеләр - кешеләргә рәхмәтләрен иң күп әйтүчеләр.
Хәдис

Без бер төркем фидакарьләр Бөтенроссия мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина, оешманың активистлары Сиринә Шаһимәрданова, Энҗе Фазлыева Төркия җөмһүриятендә оешмабызның бүлеген ачу ниятеннән җыелыш үткәрдек. Анда Төркиядә Казан татарларын берләштереп, аның үзәген оештыручы Габделвахит Ирдән әфәнде, Анталия каласыннан хөрмәтле якташыбыз, шагыйрь, адвокат Фәнис Зыялы, җәмәгате Мөшдика Бану, Ләйсән Йомагулова, Шәрмин Кискин, Гайшә ханым Юджел, артистлар Гөлшат Юджел, Хурия Ирдән, Рәйсә ханым катнаштылар.

Бу ниятебезне Иске Шәһәрдә дә белдердек. Истанбулдан Рушания Алтай белән озаклап фикер алыштык. Үзебезнең хикмәтле якташыбыз Сәгыйть Хәйри белән дә киңәшләштек. Радиода әңгәмә оештырдык. Аның җәмәгате дә – безнең оешмада. Докторлар Чулпан Зариф, Ләйсән Шаһин да безнең белән бергә булачаклар, иншә Аллаһ.

Төркиядәге оешмабызның бүлек җитәкчесе – Юджел Гөлшат, ярдәмчеләре булып Рушания Алтай, Сиринә һәм Хурия ханымнар сайланды.

Без анда җыелган кан кардәшләребез белән гаилә кыйммәтләре, ата-ана кадере, нәсел-ыру элемтәләре, милләтнең хакыйкый дөрес яшәешендә васыятьнамә дигән мирас хакында, гаиләдә әти дигән олуг затның дәрәҗәсен күтәрү турында фикер алыштык. Без бит барыбыз да – кан кардәшләр, төрки дус халыклардан. Элемтәләребез шуңа күрә дә тирән. Аллага шөкер, Коръәнебез бар, без бәхетле кавем. Киләчәктә дә бергә, бердәм, дус булып яшәргә язсын Раббым. Безгә җирдә тынычлыкны саклау вазифасы да йөкләнгән.

Бу урында Төркиядә яшәүче кардәшебез Фәнис Зыялының бер шигырен язып үтү дә файдалы булыр дип уйлыйм. “Шөкер ит” дигән шигырендә ул болай яза:

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:
Бар икмәгең, эчәргә суың.
Алсаң башкасының насыйбын,
Хәрам булыр хәләл ризыгың

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:
Бар шөкер эшең, җылы өең.
Утырсаң башка бер арбага,
Һәрчак көйләрсең аның көен.

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:
Бар гаиләң, бар якыннарың.
Үрелсәң ятимнең хакына,
Йөз чөерер барлык туганың.

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:
Сау-сәламәт аягың, кулың.
Итагатьле кызың үсеп килә,
Дөреслеккә омтыла улың.

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:
Тәүбәгә кил, борыл кыйблага!
“Багышла гөнаһларымны”,-дип,
Сәҗдәгә кит, ялвар Ходайга!

“Гыймран” сүрәсенең 103 нче аятендә Раббыбыз: “Ий, мөэминнәр, барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз. Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга кереп китә күрмәгез”,-ди. Димәк, без бөтен дөньядагы халыклар белән дә рухи бәйләнештә яшәргә тиешбез. Әмин!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды