Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Tatar-islam.com "Иң яхшы мөселман ресурсы" исеменә лаек булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Tatar-islam.com "Иң яхшы мөселман ресурсы" исеменә лаек булды

Tatar-islam.com "Иң яхшы мөселман ресурсы" исеменә лаек булды. Төп яңалыклар Tatar-islam.com интернет сәхифәсе иң яхшы мөселман ресурсы исеменә лаек булды.

Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләре дин темасына язучы журналистларны җыеп, VI «Каләм” конкурсына нәтиҗәләр ясады.

Бу чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәннән сүрәләр укып, ачып җибәрде. Ул ислам темасына язучы каләм ияләренә үзенең олуг рәхмәтен белдерде һәм имамнар да, журналистлар да өммәт, җәмгыять мәнфәгатьләре кыйммәтләрен таратуда бердәй вазифа башкаруларын билгеләп узды.

Конкурска нәтиҗә ясау тантанасында Татарстан Президенты аппараты, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Казан мэриясе вәкилләре бар иде.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды.

“Мөселманнар турында иң яхшы телевизион сюжет» номинациясендә “Татарстан- Яңа Гасыр” телевидениесе вәкиле Ринат Әсхәдуллин белән “Казан” ТРКсы журналисты Сәрия Хәбибуллина җиңүче дип игълан ителде.

«Иң яхшы мөселман интернет-ресурсы” номинациясендә “Татар-ислам.ком” журналисты Хатыйп Гәрәй һәм “Интертат” хезмәткәре Мөршидә Кыямова җиңүче дип белдерелде.

“Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру” номинациясендә Мамадышның “Нокрәт” телерадиокомпаниясе вәкиле Айгөл Әхмәтшина җиңеп чыкты.

“Ислам турында дөньяви ММЧсында иң яхшы сәхифә” номинациясендә исә “Шәһри Казан” газетасы җиңүче дип танылды.

Төп бүләкне - “Мөселманнар журналистикасына керткән өлеш өчен” һәм республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы призын “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе мөхәррире Альфред Мөхәммәтрәхимовка алу насыйп булды.

Кичә Диния нәзарәтенең башка бүлекләре һәм бүтән оешма вәкилләре дә журналистларга үзләренең бүләкләрен тапшырды. Алар арасында «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ, берничә китап авторы Вәсилә Рәхимова һәм башкалар бар иде.

Тантана вакытында “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “Шәһри Казан” газетасы мөхәррире Мансур Мортазин һәм башка каләм ияләренә сүз бирелде.





Журналист Искәндәр Сираҗи үзенең фикерләрен: “Элек мине һәм минем тирәдәгеләрне ваһһабчы дип атап йөрттеләр. Диния нәзарәтенең хәзерге җитәкчеләренә мин шуның өчен рәхмәтле: хәзер бу ярлык алып ташланды. Ә бит миндә һәм минем тирәләрдәге кешеләрдә бернәрсә дә үзгәрмәде. Элек ничек язган булсам, мин хәзер дә шулай язуымны дәвам итәм”,-дип белдерде.

Гомумән, каләм ияләре белән ике як өчен дә кызыклы һәм файдалы очрашу булды бу диясем килә. Журналистлар табын янында барган мәҗлестән шулай ук канәгать калып таралыштылар.

Хаҗип ӘХМӘТША

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды