Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Татарда камиллеккә омтылыр өчен бер мисал бар”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Татарда камиллеккә омтылыр өчен бер мисал бар”

“Татарда камиллеккә омтылыр өчен бер мисал бар”. Төп яңалыклар Казандагы “Ярдәм” мәчетен карарга Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов һәм Чаллы каласындагы “Ак мәчет” имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Шәехвәлиев килеп китте. Аларны Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм мәчетнең истәлекле урыннарын күрсәтеп йөрде.

Илдар хәзрәт Баязитов аларга биредә белем алучы күрмәүчеләрнең уку классларын, ашханәләрен, намаз уку залларын, ашарга пешерергә өйрәнү, йоклау бүлмәләрен күрсәтте. Кунаклар “Ярдәм” мәчетендә күргәннәрдән бик канәгать калдылар. Рөстәм хәзрәт Шәехвәлиев шулчагында: “Татарда камиллеккә омтылу өчен бер мисал бар. Ул - “Ярдәм” мәчете”,-дип әйтеп куйды.



"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды