Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Тырышуым юкка чыкмады”, ди хәзрәт

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Тырышуым юкка чыкмады”, ди хәзрәт

“Тырышуым юкка чыкмады”, ди хәзрәт. Төп яңалыклар Бу көннәрдә үзенең 55 яшен үткәргән Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең уңышлары нәтиҗәләрен ишеттек, күрдек.

Аның “Мәрҗани” мәчетендә эшли башлавына – 30 ел. Авыр елларда да динебезне саклап калган имамнарны күргән, күпләре белән хәтта бергәләп эшләгән дә. Әхмәтзәки хәзрәт, Габделхәбир хәзрәт, Габделхак хәзрәтләрдән үрнәк алган.

Халыкка хөрмәт тәрбияләнгән Мансур хәзрәттә.
Әйе, хәзер балалар бакчасы эшли, анда җитмешләп бала тәрбияләнә. Шатлык түгелмени бу?! Шатлык, әлбәттә.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Казан Ислам көллиятендә илле шәкерт белем ала. Иншә Аллаһ, тиздән мөселман лагеры эшли башлар. “Әл-Мәрҗән” дигән хәләл кафе да ачылачак. Мансур хәзрәтнең әле күңелендә йөрткән күп ниятләре бар. Йә, Раббым, аларны тормышка ашырырга ярдәмеңне бир.

Мансур хәзрәт беркөнне хезмәт ветераннарын кунакка җыйды.
-Сез, өлкәннәр, ак яулыклы абыстайларыбыз, һәрчак безнең ярдәмчеләребез булдыгыз. Киләчәктә дә бергә булырбыз, ныклы сәламәтлекләр насыйп булсын сезгә,-диде ул.



Хәзрәткә гасыр абыстайлары – Рәшидә абыстай, Нуркамал, Разия, Сәлимә абыстайлар бихисап рәхмәтләрен әйттеләр, катлаулы эшендә уңышлар теләделәр.

Мансур хәзрәтне мөселман балаларының котлавы аеруча шатлыклы булды.

Мәчет каршында яңа биналар калкып чыгуына, анда эшләрнең алга китүенә ничек сөенмисең инде! Татарстаныбызга, Казаныбызга игелекле нурларын сибеп тора бит алар.

Мансур хәзрәт турында күп сөйләргә мөмкин. Мәчет алдыннан уза торган трамвайлар бу гыйбадәтханәнең нигезен какшаталар иде. Ул юлны алдыруда да без аның белән бергәләп эшләдек.

Шулай ук Мансур хәзрәт белән бергә без Кабан күле буендагы “Шәкертләр мәйданы”нда унбишенче мәртәбә “Мөселманнар җыены”н оештырдык. Ә инде 4 апрельдә “Ярдәм” мәчетендә узачак балаларның Коръән уку бәйгесен дә без күп мәртәбәләр “Мәрҗани” мәчетендә үткәрдек. Без, Аллага шөкер, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Киләчәк буынны тәрбияләүдә дә Үзеңнең рәхмәтеңне сал безләргә, Раббым!

Әйе, җәмәгать, тырышлыкларыбыз бушка китмәде. Киләчәктә дә бердәмлектә, бергәлектә халкыбызның әхлагын һәм рухын тәрбияләүдә ярдәмеңне сал, дип безләрне Бар итүчегә ялварабыз.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды