Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ульян өлкәсеннән тәбрикләү хаты алынды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ульян өлкәсеннән тәбрикләү хаты алынды

Ульян өлкәсеннән тәбрикләү хаты алынды. Төп яңалыклар Кичә Ульян өлкәсенең Иҗтимагый Палатасы әгъзасы, 1 нче мәхәлләсе имам-хатибы Рәсүл хәзрәт Фәтхулловтан Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка котлау хаты килде. Анда Рәсүл хәзрәт мондый фикерләрен ирештергән:

"Әссәламәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Мөхтәрәм Илдар хәзрәт, Сезне Ульян каласының 1 нче мәхәлләсе мөселманнары исеменнән туган көнегез белән котлыйм.

Сезнең җиңел булмаган эшегездә Аллаһ ныклы иман, ике дөнья бәхете бирсен. Сез эшли торган "Ярдәм” мәчете безгә үрнәк алу өчен мисал булып тора. Сез күрмәүчеләргә бүген кыла торган гамәлләр, игелекләр кыямәт көнендә Аллаһы Сөбхәнәһу вә Тәгаләнең нигъмәте булып үзегезгә кире кайтсын.

Хөрмәт белән 1 нче мәхәллә имам-хатибы, Ульян өлкәсе Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Рәсүл хәзрәт Фәтхуллов”.

Ярдәм мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды