Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Зур Казан" типографиясендә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең китабы басылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Зур Казан" типографиясендә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең китабы басылды

"Зур Казан" типографиясендә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең китабы басылды. Төп яңалыклар Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” басмаханәсендә дин әһелләренә шактый ук яхшы таныш булган Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең “Ислам һәм гамәлләр” (сорау вә җавап) дигән чираттагы, ягъни 51 нче китабы нәшер ителде. Ислам диненең төрле өлкәләренә кагылышлы 219 сорауга Җәгъфәр хәзрәт изге китабыбыз Коръәннән һәм хәдисләрдән дәлилләр кулланып, төпле җаваплар биргән.

Әйтик, берәүнең: “Коръәнне бик авыр ятлыйм. Аның әҗере булырмы икән?”-дигән соравына Җәгъфәр хәзрәт: “Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Коръәнне оста укучы кеше хөрмәтле затлар белән бергә булыр. Укуы авыр булып, кат-кат кабатлап укучыга икеләтә савап ирешер”,-дип җавап бирә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Өхед тавы янындагы сугышларда һәлак булган шәһидләрне җирләгәндә, бер кабергә ике мәетне салырга мәҗбүр булуы турында әйтә һәм кабер янында туктап: “Коръәнне кайсысы яттан күбрәк белә иде?”-дип сораган һәм мәетләрнең берсен күрсәткәч, аны икенчесеннән алда кабергә иңдерүе билгеле.

Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Сезнең иң яхшыларыгыз Коръәни-Кәримне өйрәнеп, аны башкаларга да өйрәткән кешедер”,-дигән.

Ә кем соң ул әлеге китапның авторы Җәгъфәр Муллахмәт улы Мөбарәкшин?

Җәгъфәр әфәнде 1940 елның 15 июнендә Луганск өлкәсендә, ягъни Донбасста дөньяга килгән. Әтисе Муллахмәт Тәкәнеш өязендәге Тулбай авылы кешесе була. Әнисе Әсмабикә исә Арча өязенең Балтач авылыннан. Татарстанда ачлык булу сәбәпле, Җәгъфәрнең булачак әтисе дә, әнисе дә Донбасска китеп, эшкә урнашалар, шунда табышалар һәм кавышалар. Аларның 5 баласы туа. Тик баштагы өч балалары вафат була. Дүртенче һәм бишенче бала булган Исмәгыйль белән Җәгъфәр генә исән кала. Озакламый сугыш башлана. Аларның әтисе Муллахмәт сугышка китеп, 1942 елда Сталинград янындагы орышта һәлак була. 1944 ел – аларның гаиләсе өчен мәхшәр елы. Менә аларны немецлар бер бинага кертеп, шунда шартлатмакчы булалар, әмма ул бина шыгрым тулы булганлыктан, хайваннар йөртә торган вагоннарга төяп, Германиягә озаталар. Барлык көченә Германиягә чабучы бу поездны совет очкычлары да, немецлар да бомбага тота. Бомбаларның берсе паровозга эләгә, поезд тимер юлдан читкә чыгып ава, вагоннар берсе өстенә берсе менә, төрле тарафтан ыңгырашкан, елаган авазлар ишетелә. Җәгъфәрләрнең бәхетенәдер инде, шул тирәгә Украина урманнарында немецларга каршы сугышучы партизаннар килеп чыга һәм аларны исән-имин килеш вагоннар астыннан тартып алалар.

Җәгъфәр намаз укырга әбисе Галиябанудан өйрәнә. Армиядән соң, Җәгъфәр әфәнде Казанга кайта һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараендагы сынлы сәнгать (ИЗО) студиясендә рәсем сәнгатен үзләштерә. Ул биредә Рөстәм Киндебәков, Илдар Зарипов кебек мәшһүр рәссамнәрдән дәресләр алуга ирешә. Җәгъфәр аннары Мәскәүдәге Крупская исемендәге университетны читтән торып тәмамлый. Ул “Казаньстройтранс», «Татколхозстрой» һәм башка оешмаларда рәссам вазифасын башкара. Шул ук вакытта, дөресрәге, 1962 елдан Җәгъфәр әфәнде «Мәрҗани» мәчетенә намаз укырга да йөри башлый. Аннары ул Габделхак мөәзин Хафизовтан, Гадбелхак хәзрәт Садыйковтан, Габделхак хәзрәт Каюмовтан дәресләр ала. «Кабан арты» мәчетендә эшләгәндә, Җәгъфәр хәзрәт 35 китапны хәзерге әдәби телгә күчерә.

Бүген Җәгъфәр Мөбарәкнең 1000 тираж белән Илдар хәзрәт Баязитов җаваплылыгында, Хатыйп Гәрәй һәм Ильяс Гарифуллин мөхәррирлегендә “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителгән “Ислам һәм гамәлләр” китабына уңышлар юлдаш булсын, озын гомер насыйп әйләсен, дип телибез, чөнки 15 июньдә аның үзенә дә 75 яшь тулачак. Әлеге китап аның туган көненә бер һәдия булсын дигән нияттә калабыз.

Хаҗип ӘХМӘТША

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды