Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Зур Казан" типографиясендә Мөслимә Шәфыйк китабы басылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Зур Казан" типографиясендә Мөслимә Шәфыйк китабы басылды

"Зур Казан" типографиясендә Мөслимә Шәфыйк китабы басылды. Төп яңалыклар "Зур Казан" типографиясендә ветеран журналист Мөслимә Шәфыйкның "Корычлар ныклыгыгынамы?" дип аталган китабы басылды.

Узган гасырның 90 нчы еллары. Суверенитет, халкыбыз азатлыгы, милләтебезнең киләчәге хакында ташкындай уйлар өермәсе баш миебезне бораулый иде. Безгә кадәр килеп киткәннәрнең татлы хыяллары шәйләнә, уяна.

Азатлык, бәйсезлек, мөстәкыйльлек сүзләре яшәү офыгыбызны киңәйтә кебек иде. Дәүләт Советы сессиясе вакытында мәйданнардан халык китмәде. Хәтта Казан каласыннан читтәрәк булган бистәләрдән дә зур савытлар белән аш пешереп, чәй кайнатып алып килүчеләр барыбызга да шатлык һәм өмет яктысы өсти иде. Татарлар арасында дуслык, бер-береңне туганнарча үз итү, ярдәмләшү хөкем сөрде.

Милләт язмышы. Бу хакта каләмдәшем һәм ахирәтем Мөслимә Шәфыйкның әле генә дөнья күргән “Корычлар ныклыгы гынамы?!” китабыннан да укыйбыз. Биредәге уйландыра торган язмалар, хатирәләр беркемне дә битараф калдырмый.

Өметне алга куеп, талпынган елларда без Мөслимә Шәфыйк белән Суверенитет комитетында “Бәйсезлек” дигән газета да чыгардык әле.

Татарстан Б. Ельцинны сайламады. Бу хак иде. Анда безнең дә өлешебез бар иде. Бу исә милли үзаңыбыз күтәрелә баруына бер дәлил булды.

Инде килеп, беренче Президентыбыз Минтимер Шәриф улы Шәймиевне сайлауда да без халыкка якыннан аңлату эшләре алып бардык. Аллага шөкер! Сайлау нәтиҗәләрен без Ирек мәйданында ишеттек. Шатлыктан биедек, җырладык, бер-беребезне котладык. Италия киночылары безне хәтта фильмга да төшерделәр. Беренче Президентыбызга теләктәшлектә, бергәлектә без, мөселман хатын-кызлары, актив булдык. Аллага шөкер!

Без ирек сөюче, яшәешебезне ямьләндерүче күп чараларны Мөслимә Шәфыйк белән бергә үткәрдек. Инде тагын шунысы бар: милләтебезнең киләчәге булган балаларны әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләүдә бөтен көчебезне бирәбез. “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән Коръән уку бәйгесенең 17 нчесен Казандагы “Ярдәм” мәчетендә үткәрдек. 18 нчесен дә шунда уздырырбыз, иншә Аллаһ.



Хөрмәтле милләттәшләрем, дин кардәшләрем! Каләмдәшем Мөслимә Шәфыйкның беренче китабы акыллы һәм зирәк яшәргә чакыра. Ул “Зур Казан” басмаханәсендә 500 данә тираж белән нәшер ителгән. Басма өчен Илдар хәзрәт Баязитов җаваплы, мөхәррире – Хатыйп Гәрәй, техник мөхәррире – Ильяс Гарифуллин.

Пөхтә һәм сыйфатлы итеп чыгарылган әлеге мәҗмуга халкыбызның тарихын, мәдәниятен, милли үзаңын, рухиятен өйрәнүчеләргә бик әйбәт кулланма да булып тора.
Авторга да һәм басмага үз өлешләрен керткән барлык шәхесләргә Аллаһының рәхмәте яусын! Киләчәктә дә уңышлар телибез аларга.

Әйе, яшь чакларның һәрбер шатлыклы һәм моңсу киче вә күңелле таңнары һаман да онытылмый, алар күңелнең иң тирән төпкелендә саклана. Күрәсең, Хак Тәгаләбез искә төшереп торадыр аларны...

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете хезмәткәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды