Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Зыялыларыбыз да тәрбияләнер, Аллаһы боерса

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Зыялыларыбыз да тәрбияләнер, Аллаһы боерса

Зыялыларыбыз да тәрбияләнер, Аллаһы боерса. Төп яңалыклар Баш мөхәррир сүзе

Атасының үз улына биргән бүләге – күркәм әдәп.
Хәдис

Язларны мин көтеп алам. Аллаһы Сөбһәнәһү вә Тәгалә өстемә йөкләгән бурычны үтәргә омтылу – минем яшәү рәвешем. Без 1995 елда – узган гасыр азагында Мөселман хатын-кызлары берлеге оештырган идек.

Шул заманнардан бирле җөмһүриятебезгә, җитәкчеләребезгә, динебезгә, милләтебезгә, милләтебез киләчәгенә игелек эшли алсак иде дип, янып-көеп йөрибез, Аллага шөкер!

Безне милләтебезнең киләчәге аеруча борчый. Үзегезгә мәгълүм: бу фани дөньяда агыннан, карасыннан төрле хәлләр, вакыйгалар еш булып тора. Аларга бирешмәс өчен безнең Раббыбыз, Коръәнебез, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) яшәү үрнәге бар. Дөньякүләм танылган үзебезнең илаһият галимнәребез, тирән вә бай мирасыбыз, үрнәк тарихыбыз бар.

Менә шушыларны үсеп килүче нәниләребезгә – балаларыбызга аңлатуны, белдертүне ният – максат итеп куеп, моннан 17 ел элек балалар арасында беренче ярышны – конкурсыбызны оештырган идек. Ул чакта “Нурулла” мәчетендә 17 кыз бала бәйгедә катнашты. Икенче елны безгә малайлар да килеп кушылды. Шулай итеп, әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” дигән бәйгене үткәрү мәрасиме туган иде. Анда җиңеп чыгучылар хәзер югары уку йортларын тәмамлап, аспирантураларда укыйлар. Җаваплы хезмәт башкаручыларыбыз да бар, бик яхшы билгеләренә генә укучыларыбыз да артканнан арта бара. Киләчәктә дә шулай булыр, иншә Аллаһ!

Безнең ярыш – бәйгебезгә Россиянең күп төбәкләреннән киләләр. Алар арасында самаралылар, камышлылар, Мордовия, Чувашиядән, кыскасы, Идел буе җөмһүриятләреннән килүче балалар бар.

Аллага шөкер, җөмһүриятебездә халыкара, динара дуслыгыбыз нык вә тотрыклы. Һәрберебезгә дөнья-ахирәт сәгадәтенә ирешү юллары ачык. Бер-беребезнең кадерен белеп, игелек-изгелекләр кылып яшәргә, гыйлем алырга, бала-оныкларыбызны әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләре нигезендә тәүфыйклы итеп тәрбияләргә бөтен мөмкинлекләр бар. Тырышыйк, җәмәгать!

Татарстаныбыз җиһанның көнбатыш белән көнчыгыш юлындагы – яшел хәтфәле җәйләү үзәнлегендә. Республикабыз һәм анда яшәүчеләр бары яхшы яктан үрнәк һәм өлге булырга тиешбез! Шуңа омтылыйк!

Ә конкурска килгән балаларның барысы да өметле һәм алар нык гыйлемле булырга омтыла.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды