Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм” мәчетендә быел йөзенче никах укылды

Мечеть Ярдэм / Никах укыту / «Ярдәм” мәчетендә быел йөзенче никах укылды

«Ярдәм” мәчетендә быел йөзенче никах укылды. Никах укыту

Эмиль һәм Наиләгә “Ярдәм” мәчетендә 2017 елда йөзенче никах укылган пар булу насыйп әйләде.

“Ярдәм” мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин әлеге парга никах укыгач, аларга Изге Коръәннең тәфсирен бүләк итте. Яшьләрнең сүзләренчә, бу аларга көтелмәгән бүләк булган һәм алар бу вакыйганы беркайчан да онытмаячак, әлеге Коръән китабын укып, алар ислам динен өйрәнәчәк.

“Ярдәм” мәчете коллективы Эмиль белән Наиләгә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле озын гаилә тормышы, шулай ук күзләрне шатландыручы тәкъва нәсел теләп дога кылды.

“Ярдәм” мәчете җитәкчелеге быел шулай ук яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырып, 300 һәм хәтта 500 никах укыту турында уйлана.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды