Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күрмәүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Күрмәүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре

Күрмәүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре. Мәкаләләр Күрү кешене яшәтүче төп функцияләрнең берсе санала, ул дөньядан 90% мәгълүмат алуын тәэмин итә. Кеше күрү сәләтен өлешчә яки бөтенләй югалтканда, үз-үзен карауда, укуда, аралашуда, эштә, гомумән, тормыш итүдә зур каршылыкларга очрый.

Медицина буенча күрмәү – ике күзнең дә күрми башлавы, яктыны караңгыдан аермый башлау. Шулай да күрмәү социаль яктан тагын да зуррак проблема, чөнки кеше пространствода ориентирын югалта, урамда кешесез йөри алмый башлый, кешенең аралашучы дуслары кими һәм башкалар.

Дөм сукырлык утны аермауны аңлата. Кайбер илләрдә моны практик сукырлык дип атыйлар. Практик сукырлык (бераз күрү) яктылыкны караңгыдан аеру буларак санала, кеше кайбер информацияне кабул итә, ләкин зур әһәмияте юк [1].
Халыкара сәләмәтлекне саклау (1999) мәгълүматларына караганда, дөньяда 35 миллион күрмәүче бар, Россиядә аларның саны 260 мең. Сукырлык тумыштан да, аннары да килеп чыгарга мөмкин. Тумыштан сукырлык – баш мие эшчәнлегенең кайбер өлешләре, күрү нерваларының, күзнең бозылуы. Яшәү барышында сукыраю глаукома, кератита, трахома авыруларыннан, күз алмасына зыян килүдән, баш миенә зыян килүдән килеп чыга.
Сукыраюдан соң кеше инвалидлык ала. Күрмәүче инвалидларны ике төркемгә бүләләр: күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр. Бүленеш низезендә күзүткенлегенең күрсәткече ята. Күзлек яки линза киюче кешенең күрү күрсәткече 0 дан 0,04кә кадәр булганда, кеше сукыр; 0,04тән 0,2кә кадәр булганда, начар күрүче исәпләнә. Начар күрүче мәгълүматне (уку һәм язу) кабул итә ала. Күрмәүчеләр мәгълүматне кабул итү өчен башка төр тойгыларны куллана. Алар өчен иң кирәклесе – тоемлау һәм ишетү. Чөнки сукыр кеше өчен күз ролен куллар үти.
Күрүче кешегә инвалидлар белән эшләгәндә, күрмәүче белән эшләүгә бик сак карарга кирәк. Бу очракта кешенең беренче чиратта холкын, акылын, тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә, аннан соң гына кешенең физик кимчелеген истә тоту кирәк[1].
Күрмәүчеләр белән аралашканда, аларның да синең кебек кеше икәнен истә тотарга, сезнең белән бер җәмгыятьтә төрле уйлар, мәшәкатьләр, тойгылар белән яшәвен истә тотарга тиешбез.
Күрмәүчеләр белән аралашканда, аларга кызгану хисен күрсәтмәгез, кайгыларын уртаклашмагыз. Алар белән тиешле игътибар күрсәтеп, үзеңне тыныч тотарга кирәк. Аралашканда, күрмәүче кешене озатып йөрүчегә яки туганына түгел, ә беренче чиратта күрмәүченең үзенә эндәшергә кирәк.

Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешене гадәти кешегә әйләндерү. Кешене социаль тернәкләндерү күрмәүченең үзенең активлыгыннан да тора, ә без моның өчен тиешле шартлар булдырырга тиешбез.

Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп юнәлеше булып, аларны социаль тернәкләндерү тора. Күрмәүчеләрнең мәгариф системасы аларга Луи Брайль системасы белән укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәтүдән генә торырга тиеш түгел. Шулай ук кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу – төп максатларның берсе булырга тиеш.
Монда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең социаль тормышта тулысынча катнаша алмауларын истә тотарга кирәк. Әгәр кеше күрү сәләтен кечкенә вакытында яки тумыштан ук югалтса, ул шушы җәмгыять кешесе буларак формалаша. Әгәр олыгаеп күрү сәләтен югалтса, кеше озак вакытлы депрессия һәм психологик тайпылыш кичерә. Шуңа күрә кешенең ориентиры бозыла.
Күрмәүче балалар оялчан, ябык, физик яктан начар формалашкан була. Кеше күрү сәләтен яшьли югалтса, тернәкләндерү эшен шул вакытта ук башларга кирәк. Чөнки кешегә җәмгыятьнең тулы канлы вәкиле булу өчен хәрәкәт итәргә, ориентир булдырырга һәм социаль мөнәсәбәтләр корырга кирәк. Практика күрсәткәнчә, кечкенә баланы күп нәрсәгә өйрәтеп була. Ләкин аны өйрәтергә кирәк, ә аның өчен эшләү аны бәйсезлектән мәхрүм итә [2]. Балада теләк уята алу, көчле булырга өйрәтү мөһим роль уйный. Кимчелекләрне бетерү өчен, баланың сенситив үсеш чорын исәпкә алырга кирәк. Нәкъ шул вакытта күрмәүче балага “үз тәнен”, “үз җанын, акылын, интеллектын” өйрәтергә, әйләнә-тирә мохитне, кешеләрне “ишетергә”, “күрергә” өйрәтергә кирәк [3]. Бу очракта мәктәпкә йөри башлаган күрмәүче бала һәм укытучы өченн проблемалар азрак булачак.

Күрмәүчеләрне тернәкләндерү проблемасын хәл итүгә җәмгыять, дәүләт, халык һәм күрмәүчеләр үзләре дә өлеш кертергә тиеш [4]. Тернәкләндерү эшенең гуманистик, физик һәм педагогик юнәлешенә зур игътибар бирергә кирәк. Хәзерге социаль-педагогик яктан тернәкләндерү инвалидны бәйсез кеше булырга ярдәм итүдән гыйбарәт булырга тиеш. Бу очракта кешенең җәмгыятькә файда китерү яки китермәвен тикшерү дөрес эш түгел [2].

“Шәхеснең кыйммәте төп кыйммәтләрнең берсе булып тора. Бу аның эшли алу яки алмавына бәйле түгел. Балалар, картлар, инвалидлар җәмгыятьнең мәрхәмәтендә булырга тиеш”[5].

Күрмәүче инвалидларны тернәкләндерү аларны активлаштыру, аралашу өчен яңа мөмкинлекләр булдыруга, аның шәхесен үстерүгә юнәлдерелергә тиеш. Чөнки тернәкләндерүнең уңышы күрмәүченең әйләнә-тирәдәгеләр белән аралаша башлавыннан, ориентир булдыра алуыннан тора. Ә күрү сәләте югалу хәрәкәт итү мөмкинлеген киметә, аралашуны чикли, шуның нәтиҗәсендә, кешенең җәмгыятьтәге социаль тотышы бозыла [2].

Социаль-педагогик тернәкләндерүнең бер юлы булып актив физик тормыш алып бару тора. Физик тернәкләндерү – медицина, социаль һәм һөнәри тернәкләндерүнең мөһим бер өлеше. Физик сыйфатларны яхшырту, массаж, физиотерапия тернәкләнү эшен тизләтергә булыша.

Физик тернәкләндерүне педагогик-дәвалау һәм тәрбия эше итеп карарга кирәк. Физик тернәкләндерүнең төп чаралары булып физик күнегүләр белән спорт элементлары тора. Бу эш укыту, белем бирү процессы һәм укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтләр процессы. Монда инвалидның физик, психологик, интеллектуаль мөмкинлекләре, шәхси сыйфатлары артырга,тән төзелеше, үсеше, ихтыяры яхшырырга тиеш. Бу очракта ул педагогик тәэсир итүнең объекты һәм субъекты була [6].

Физик күнегүләр тернәкләндерү вакытында зур ярдәм итә. Әмма авыруның һәм инвалидның физик мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк. Шулай ук физик күнегүләр инвалидның җәмгыятькә җайлашуын тизләтә.
Зур урынны компьютер техникасына, фәнни мәгълүматны кабул итәргә, аны килеп туган сорауларны хәл иткәндә файдалана белүгә өйрәтү тора. Индивидуаль өйрәнү практикасы үсә. Тәрбия, мәдәни-агарту эше һәм ял итү оештырыла.

Социаль тернәкләндерү курсы бәйсез рәвештә пространствода ориентир билгеләргә, көндәлек социаль мәшәкатьләрне үтәргә һәм үз-үзеңне карарга өйрәнү, Брайльчә укырга һәм язарга, язу машинасында эшләргә һәм башка аралашу чараларына өйрәтә.

Начар күрүчеләр транспортта йөргәндә төрле кыенлыклар белән очраша. Күрмәүче өчен техник җайлашу түгел, ә тавыш, тоемлау аша мәгълүмат алу мөһим. Начар күрүче кеше транспортта юл билгеләрен зурайтып күрсәтүдә, төсләрне, объектларны яктыртып күрсәтүгә мохтаҗ. Бу аңа транспортны аерырга булыша. Күрү сәләтен бөтенләй югалткан кеше башка кеше ярдәме белән генә транспортта йөри ала. Үзләре генә транспортта йөргән күрмәүчеләр дә бар, ләкин андыйлар сирәк.

Күрмәүче инвалидларны социаль җайлаштыру үткәрү социаль җайлаштыру чараларыннан тора. Моны тормышка ашыру өчен күрмәүчеләрне тифлотехник ярдәмлекләр белән тәэмин итү шарт:
– йөрү һәм ориентир өчен яктылык, лазерлы локаторлар кирәк;
– үз-үзенңе карау өчен хуҗалык әйберләре (кухня җиһазлары, баланы кару өчен махсус әйберләр һәм башкалар.)
– информацион һәм уку ягыннан тәэмин ителү;
– эшләү өчен кирәкле чаралар белән тәэмин итү [7].

Күрмәүчеләрне көндәлек тормышка һәм әйләнә-тирәгә җайлаштыру эше ориентирлар системасы белән алып башкарыла. Алар: тою, ишетү һәм күрү ориентирлары. Ориентирлар урамда йөргәндә һәм каядыр барганда, күрмәүченең куркынычсызлыгын тәэмин итә.

Тоемлау ориентирлары: юнәлтү тоткычлары, тоткычларга рельф билгеләрен күрсәтү, Брайль шрифты белән таблицалар кую; идщндщ махсус билгеләр булдыру һәм башкалар.
Ишетү ориентирлары: керү урыннарында тавыш маяклары, радиотрансляция.
Күрү ориентирлары: ачык төсләрне кулланып ясалган символлар яки пиктограммнар формасындагы күрсәткечләр; ишекләрне якты төсләр белән билгеләү һәм башкалар.

Күрмәүчеләрне психологик тернәкләндерүнең хәлиткеч моменты булып, аларның социаль позицияләрен кайтару, үзләренең күрмәү кимчелегенә икенче караш булдыру, аны шәхси үзенчәлек итеп кабул иттерү тора.
Шуңа күрә күрмәүчеләр белән аралашканда, күрмәү темасының алар өчен авыр булуын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә күрмәү турында сораөлар бирмәгез, әгәр инде күрмичә яшәү турында беләсегез килсә, моны акыллы итеп эшлләгез. Әдәплелек күрмәүчеләр белән эшләүнең һәм аралашуның төп шарты булып тора. Күрмәүчеләрнең генә түгел, начар күрүчеләрнең дә авырлыклар кичерүен онытмагыз.

Әдәбият:

1. Гельмутдинова М. Сабитова Г. Зрячим о незрячих. В помощь реабилитации инвалидов по зрению. Казань, 256 стр, 2012
2. Карагозова И. Социально-педагогическая реабилитация незрячих и слабовидящих школьников во внеурочной работе средствами физической культуры // http://festival.1september.ru
3. Кантор В.З. Педагогическая реабилитация инвалидов по зрению как специфическая педагогическая деятельность. // ж. Дефектология, 2003, №5, с.38-44.
4. Куприянов Б.В., Подобий А.Е. Ситуативно-ролевая игра в социальном воспитании старшеклассников. – Кострома, 1988.
5. Специальная педагогика. / Под ред. Н.М.Назаровой. – М.: Издательский центр Академия, 2001.
6. Теория и организация физической культуры: Учебник. Том 2/ Под ред. С.П.Евсеева. –М.: Советский спорт, 2007. – с.26
7. Сафонова Л.В. Содержание и методика психосоциальной работы: Учебное пособие - М.: Издательский центр "Академия", 2006. - 224 с.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды