Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Хәзерге заман Россия мөселманнары: империя белән буталчыклык арасында

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Хәзерге заман Россия мөселманнары: империя белән буталчыклык арасында

Хәзерге заман Россия мөселманнары: империя белән буталчыклык арасында. Мәкаләләр Тарафдарлары саны буенча ислам - Россиядә, православие диненнән кала, икенче урында. Төрле агентлыклардан алынган мәгълүматларга караганда, илдә 20дән 25 миллионга кадәр әһле ислам яши. Демографлар һәм сәясәтчеләр билгеләп узганча, бу сан артачак. Беренчедән, мөселманнар өммәтендә башка дин вәкилләренә караганда бала туу югарырак. Икенчедән, республикага Урта Азиядәге элекке СССР илләреннән мөселманнар күчеп килә. Шулай ук илдәге өммәт сыйфат ягыннан да үзгәрешләр кичерә: күп кенә мөселманнар ислам кушканча яшәргә омтыла.

Безнең илдә демографик күрсәткечләрдән тыш, мөселман динен тотучылар тормышының үзенчәлеген билгеләүче мәдәни – тарихи дәлилләр дә бар. Россиядәге ислам - безнең дәүләттә моннан 1000 елдан да алдарак барлыкка килгән төп диннәрнең берсе. Шунысы мөһим: хәзерге вакытта Россиянең Европа өлеше биләмәсенә кергән, теге заманнарда Идел буе Болгарстаны дәүләте саналган илдә ислам 922 елда рәсми дин буларак кабул ителә. Бу хәл Россиянең Европа үзәгендә ислам гореф-гадәтләренең никадәрле тирән эзлекле булуы хакында сөйли.

Алда китерелгән дәлилләрне исәпкә алып, ислам һәм мөселманнар Россиянең бер өлеше генә түгел, бәлки дәүләтне тотып торучы баганаларның берсе дип исәпләргә тулы нигез булуына ышанасың.

Россиядә ислам үсештә. Динебезнең көчәя баруы безнең ил өчен генә хас түгел, бәлки гомум
дөнья өчен хас күренеш. Соңгы 10 елда бөтен дөньядагы мөселманнар саны 900 миллионнан 1 миллиард 300 миллионга кадәр артты. Шуңа күрә илнең эчке вә тышкы сәясәтендә мөселманнарның ролен яңача бәяләү хәзер аеруча мөһим.

Империядәге татарлар

Мөселманнар белән Россия дәүләте арасындагы үзара мөнәсәбәтләр төрле катлаулы чорлар кичерде. Аларның каршылыкка кергән чаклары да, үзара файдалы хезмәттәшлек кылган вакытлары да булды. Россия империясе һәм мөселманнары мөгамәләсенең алтын чоры булып, XVIII гасыр ахыры белән XIX гасыр башы, ягъни Оренбургта мөселманнар дини җыены оештыру вә Екатерина II тарафыннан Казанда таш мәчетләр салуга рөхсәт бирүдән алып, империя идеологиясенең торгынлыгына кадәрге вакыт санала. Ул чорларда Россия империясендәге татарлар дәүләтнең бер баганасын тәшкил итә иде. Алар 1812 елдагы Ватан сугышында катнаштылар, Урта Азияне үзләштерүдә арадашчы ролен үтәделәр, мөселманнар дөньясы белән үзара мөнәсәбәтләрне көйләгәндә илче сыйфатын башкардылар. Бер үк вакытта татарлар үзләренең эчке тормышларын оештырганда, 1920 елда ТАССР милли республикасын барлыкка китерүгә караганда да күбрәк мөмкинлекләр алдылар. Нәкъ менә 1920 елдан башлап, татарлар үз диннәреннән һәм ияләнгән тормыш шартларыннан аерылырга керешеп кенә калмады, хәтта телләрен дә, инкыйлабка кадәрге югары шәһәр мәдәнияте белән элемтәсен дә оныта башлады.

Һичшиксез, татарлар - империячел халык. Алардагы милли хисләрдән өстен идеология, хәзерге заман белән киләчәкне аңлауда зирәк зиһенле булу – үткәндәге бөек Урда һәм хан чорлары мирасы. Менә шуңа күрә Идел буендагы төрек - мөселманнар патша көчләренең ике гасырлык басымын һәм кысуларын җиңел кичереп, XVIII гасыр ахырында күбрәк ирек вә хокук алып, Россия империясе юлына бастылар. Чынбарлыкка империя күзлегеннән чыгып карау татарлар өчен табигый хәл санала иде, чөнки ул аларга бөек бабаларыбыз урдалылардан һәм болгарлардан геннар дәрәҗәсендә күчкән.

Рухи торгынлык

Татарлар гына түгел, Россиядәге башка мөселман халыклары да илебезнең бөеклеген торгызуда табигый терәк булырга мөмкин. Хәзер без Россия үсешенең чатында басып торабыз. Күп нәрсә аның киләчәктә ил эчендә һәм бөтен дөньяда үсеш алган мөселман халкы белән нинди мөнәсәбәт урнаштырудан гыйбарәт булачак.

Россия – Евразия дәүләте. Безгә тарихи яктан Европа һәм Азия, Көнчыгыш вә Көнбатыш арасында яшәү насыйп булган. Без бу хәлдән файдалана алырбызмы һәм ул халыкларның мәдәниятендәге иң уңай якларны а ла алырбызмы, - болар хәзер фәкать үзебездән тора.

Илебездә күпләгән проблемалар бар. Болар – демограф яктан түбән тәгәрәү, эчкечелек белән наркоманиянең артуы (шул исәптән, хатын-кызлар һәм балалар арасында да мондый авырулар күбәя бара), гаилә институтының җимерелүе (60 %ка кадәр гаиләләр беренче ике елда таркала), көчле ришвәтчелек, рухи торгынлык... Бу исемлекне әле тагын дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Тик шунысы хак: кичекмәстән чишеләсе мәсьәләләр җитәрлек.

Кызганыч ки, Россия соңгы 30 ел эчендә Көнбатыштан бик ук әйбәт булмаган үрнәк алды. Алар илдә буталчыклык, тәртипсезлек китереп чыгарды. Безгә катгый рәвештә Европа үсеше юлы буенча барырга кирәк дип әйтүчеләргә мин шундый сорау бирер идем: тагын да ары кая барырга? Рухи һәм идеологик яктан Европа хәзер тирән торгынлык кичерә. Аны бары фәннең һәм медицинаның югары үсеше коткара. Шулай ук сәяси технологияләр бөтен дөнья белән идарә итү мөмкинлеге бирә. Ләкин фәнни-технологик үсеш рухи ихтыяҗны алыштыра алмый. Гаҗәп түгел, Көнбатышның технологик һәм социаль яктан иң алга киткән Төньяк Европа илләрендә (Дания, Норвегия, Швеция) мордар китүчеләрнең (үз-үзенә кул салучылар) проценты иң зуры.

Европа илләре, чынлап та, демократик принципларны тормышка ашыруда зур уңышларга ирештеләр. Фән, технология һәм медицина өлкәсендәге үсешне безгә кабул итәргә, өйрәнергә кирәк. Ләкин бу җиңүләрдән мәгънә бармы соң, әгәр берничә буын үтүгә алар физик яктан юкка чыгып, ул җирләрдә башка халыклар яшисе булгач. Аннары әйберләрне дөрес кулланмаганга күрә, техник үсеш тә хәзер тоткарлана башлады. Америка язучысы – фантасты, философы Рэй Брэдбери бу уңайдан болай дигән:

"Кешеләр – тинтәкләр. Алар бихисап ахмаклык кылдылар: этләр өчен костюмнар тектеләр, реклама менеджеры вазифасы һәм IPhone барлыкка китерделәр. Тик алмашка ачы тәмнән тыш, башка берни дә алмадылар. Ә менә без фәнне үстереп, Ай, Марс, Венера...ны үзләштергән булсак... Дөнья ул чагында нинди булыр иде? Кешелеккә космосны сукаларга мөмкинлек бирделәр, әмма ул сыра эчәргә һәм сериаллар карарга – куллану белән шөгыльләнергә тели.”

Рухисызлыктан башка фән кешенең дошманына әйләнә, чөнки аны җимерә. Һәм хикмәт биредә массакүләм юкка чыгару коралында да түгел. Техник һәм башка товарлар культы кешелеккә Хиросима һәм Нагасакига ясалган атом һөҗүменә тиң зыян сала. Кызганыч ки, безнең илдә куллану культы Көнбатышка караганда да күбрәк күләмдә алып барыла. Ник дигәндә, без Европа кешеләренә караганда да европалы булырга күбрәк телибез. Әмма бу очракта хәл шуның белән катлаулана: көбатышча итеп яшәү өчен бездәге халыкның финанс мөмкинлекләребез җитеп бетми. Шуңа күрә канәгатьсезлек хисләре көчәя, ә ул үз чиратында, агрессия, кабахәтлек һәм ришвәтчелеккә юл ача. Боларга исә медицина, мәгариф һәм башка институтларның мөшкел хәлен китереп өстәсәң, бөтенләй күңелсез манзарага тап буласың.

Котылу юлы – исламда

"Монда мөселманнарның ни катнашы бар соң?”-дип сорарсыз сез бәлки. Әмма нәкъ менә мөселманнар илебездә Россиягә зарури булган рухи һәм физик яктан сәламәт башлангычны барлыкка китерүчеләр. Мөселманнарның омтылышы күз алдында. Аларда иделогия дә, югары әхлакый һәм кыйммәткә ия мәсләк тә бар. Шуларны фәнни һәм технологик казанышлар белән бергә үреп алып барсак, алар илнең рухи яктан торгызылуына китерергә мөмкин. Әһле исламда булган зур мөмкинлекләрне бәяләп, Россиянең кабаттан бөек илгә әйләнүе ихтимал.

Мөселманнарның саны һәм йогынтысы артудан курыкмаска кирәк. Исламның үсешендә Россиягә һәм православиягә куркыныч бар дип кабул итү беркатлылыкны күрсәтә. Тик һәммәсе дә киресенчә. Статистикадан күренгәнчә, православиенең үсеше нәкъ ислам көчәеп киткән төбәкләрдә күзәтелә. Православиедәге халык мөселманнарның ничек итеп исламны югары бәяләвен һәм Аллаһ кушканча яшәвен күреп, шулай ук традицион үз диннәрен тагын да көчлерәк ярата башлыйлар. Шул рәвешле, мөселманнар илдәге барлык традицион конфессияләрдә рухилыкны торгызуда үрнәк һәм этәргеч була ала.

Ниһаять, исламның абруе һәм мөселманнарның саны артуы хакында куркыныч яный дип түгел, ә тагын бер адым алга китү өчен зур мөмкинлек барлыкка килүе турында сөйләргә кирәк. Дөрес, илебез билгеле бер күләмдә мәдәни торгынлык кичерә. Тик уңышлы гамәл кылучы һәр менеджер сезгә һәр төрле системаның кризисында зур мөмкинлекләр яшеренгән булуы хакында әйтәчәк. Стратегик планлаштыруның бөек фәлсәфәсе ул – куркынычны өстенлеккә әйләндерә белүдә.

Мөселманнар туган илләрендә үзләрен икенче дәрәҗәдәге "кече” туган дип түгел, бәлки башкалар белән тигез хокуклы һәм ихтирамга лаеклы кешеләр дип тойсалар, Россия өчен көчле ватанпәрвәрләргә, иң тугрылыклы һәм файдалы затларга әйләнерләр. Әгәр кайбер реакцион даирәләр пропагандалаганча, аларның дәрәҗәсе түзеп яшәүче азчылык роленә кадәр төшерелә икән, мондый көчләп тагылган сценарийдан илдәге хәл фәкать катлауланачак. Һәм, беренче чиратта, мөселманнар үзләренең икенче роле белән берничек тә килешмәячәк. Алар үзләрендә зур омтылышка ия рухи көчне генә тоеп калмыйча, сәламәт яшәү рәвеше алып барганга, зур куәт тә сиземлиләр.

Радикализмга – ватанпәрвәрлек белән

Россиядәге ислам өммәтендә нинди кәефнең өстенлек итүендә нәкъ менә илдә мөселманнарның статусы мәсьәләсен хәл кылудан тора. 1990 елда илгә традицион булмаган секта юнәлешләренең үтеп керә башлавы дәүләтнең совет чорында барлык мөселман уку йортларын (Бохардан тыш), күпчелек мәчетләрне һәм ислам зыялыларын юкка чыгаруы нәтиҗәсе иде. Ә бу исә илнең мөселман халкын аларга каршы куйды. Шуңа күрә СССРның дәвамчысы буларак, Россия дәүләте кайбер мөселман яшьләрендә дошман кебек кабул ителде.

Гомумкешелек кыйммәтләре торгынлыгы, социаль проблемалар һәм мөселманнар инфраструктурасы тулысынча җимерелгән вакытта яшьләр 90 нчы елларда чит илләргә укырга китте. Гарәп илләренә укырга киткәндә үк әлеге буын вәкилләренең үз ватаннарында килеп чыккан хәлләргә күңеле бизгән иде, шуңа күрә алар исламда традицион булмаган радикаль юнәлешләргә тиз бирелде. Билгеле булганча, гарәп илләрендә дә хәнәфи мәзһәбендәге традицион ислам булса да, тик аңа алай ук ихтыяҗ юк иде. Шуңа күрә яшьләрнең радикальләшү тамырларын аларны чит илләргә укырга китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләрдән яки традицион булмаган чит ил авторлары белән кызыксынудан эзләргә кирәк.

Шунысы куандыра: Россиянең югары җитәкчелеге илдәге мөселманнар белән конструктив һәм үзара тату элемтәләрне барлыкка китерүнең мөһимлеген аңлап, ислам өммәтен яклау буенча зур эш башкара. Ислам мәгарифе үсешенә, мәчетләргә һәм мөселманнарның башка институтларына ярдәм итү үзенең татлы җимешләрен бирә башлады. Мөселманнарның күпчелеге хәзер югары дәрәҗәдә үз диннәренә уңай мөнәсәбәтне күрә һәм ватанпәрвәрлек хисләре кичерә.

Кызганыч ки, илдә әле һаман да мөселманнарны Россия дәүләте белән ызгыштырырга теләүче көчләр бар. Андый көчләр сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, язучылар һәм аналитиклар арасында да бар. Аларның күбесен "безнеке түгел” дигән беркатлы караш, ә икенчеләрен коткы чыгаруга исәпләнгән һәм кайчандыр барлыкка килгән үпкәләү тойгысы хәрәкәт итүгә этәрә. Әгәр икенчеләрен инде төзәтү ихтималы булмаса да, беренчеләренә әле беркатлы хорафатлардан арыну өчен мөмкинлек барлыгын аңлату мәслихәт. Әгәр алар бу хәлне дөрес аңлап, тиешле нәтиҗәне ясаса, моннан ватаныбыз отачак кына.

Православие динендәгеләр һәм мөселманнар бер-берсен хөрмәт итеп, татулыкта, тынычлыкта яши ала. Без моны хәзерге Татарстан мисалында күрәбез. Нәкъ шушы ике төп конфессия арасындагы ышанычлы һәм тату мөнәсәбәт илнең киләчәктә чәчәк атуына нигез булып тора.

Илдә зур һәм көчле мөселманнар өммәте булу Россиянең мөселманнар дөньясында абруен күтәрә. Хәзерге вакытта планетабызда үсеш алган 3 төп төбәк бар. Болар – Кытай, Һиндстан һәм мөселманнар дөньясы (Индонезия, Төркия, Иран һәм гарәп илләре). Фәкать мөселманнар Россиянең бер төп өлеше булып тора. Шуңа күрә Россия һәм ислам дөньясының берлеге табигый вә чиктән тыш перспективалы булып санала.

Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында

Безгә бары тик иң яхшы үрнәкне генә алырга өйрәнү зарури. Безгә көнчыгыш сектасы радикализмын да, залимлыкны һәм исламда булмаган төрле халыкларның кеше хокукларын бозучы стереотипларын кабул кылмаска кирәк. Мөселманнар дөньясында башка кыйммәтләр бар. Әйтик, Ибраһимнән калган дин илебез өчен аеруча мөһим. Дәһриләр (атеистлар) ни генә димәсен, Аллага ышану, иман китерү – табигый теләк һәм кешенең ихтыяҗы.

Әгәр Көнбатыш турында сөйләсәк, фәнни-техник ярыш аларны торгынлыкка китерде. Ә безнең исә, һәр мөселман дөньясы кебек үк, бу упкынга китерүче юлдан котылу әмәле бар. Европадагы кебек наркотик матдәләрне легальләштерү, гаиләләр тагын да ныграк таркалсын өчен бер үк җенестәге кешеләрне өйләндерү, мәгънәсез күңел ачулар һәм кеше кешегә дошман булган җәмгыять төзү Россиягә – илебезгә кирәкме икән?

Мөселманнар дөньясында ятимнәр дә, картлар йорты да юк, чөнки баланы үксез итү һәм өлкәннәрне кыерсыту алар өчен гайре табигый оятлы эш булып санала. Мөселманнар баланы ярата, гаиләле булып яшәүне хуп күрә һәм өлкәннәрне ихтирам итә. Ә намуслы хезмәт итү алар өчен нигъмәт санала.

Көнчыгышның динилеге (ислам һәм православие) белән көнбатышның фәнни-техник үсешен бергә үреп барудан бөек киләчәгебезне төзеп булыр иде. Пакистан һәм Әфганстан мисалында без фәннән башка гына диннең нинди бөлгенлеккә төшерүен, ә көнбатышның төрле ризык һәм әйберләрне тәртипсез куллану мисалында фәннең рухилыктан башка нинди аяныч хәлләргә китерүен күрәбез.

Ислам дөньясында мөселманнар фән һәм икътисад үсешен файдаланып, ныклы дәүләт төзегән илләр бар. Болар – Төркия, Малайзия, Иран, Индонезия һәм кайбер искәрмәләр белән Ливан. Сәяси яктан бу дәүләтләр төрлечә төзелгән булсалар да, безнең өчен алар аерым кызыксыну уята. Ә бит Россиягә шулай ук үз шартлары һәм үзенчәлекләре белән үсеш алу зарури.

Сүземнең ахырында шуны әйтәсем килә: Россиядә мөселманнар кавеменең мәсьәләләрен хәл иткәндә, безгә, ислам дине әһелләренә дә, үз эшебезнең кайбер алымнарын яңача бәяләү мәслихәт. Иң төп максатыбыз – Россиядәге мөселман яшьләренең көчен-куәтен иҗат итү, төзү ягына юнәлдерергә, аларда ныклы иман барлыкка китерергә һәм үз иленә ватанпәрвәрлек мөнәсәбәте тәрбияләргә кирәк.

Исламның традицион формасын популярлаштырганда, «түземсезлек чәчү”, "көрәшергә”, "чистартырга”, "куркытырга” һәм башка шуның ише сугыш атамаларыннан котылу зарури. "Каршы” дип түгел, "өчен”дип пропаганда алып бару тиешле. Әйтик, традицион ислам өчен, социаль гаделлек өчен, ватанпәрвәрлек (патриотизм) өчен, иман өчен, тынычлык өчен, мәхәббәт өчен. Сугыш терминологиясе фәкать читкә этәрә, мөселман яшьләренә агрессия куллану аларның бары тик ачуын чыгара. Ә бит алар безнең балаларыбыз һәм нәкъ менә без аларның бәласе вә ялгышлары өчен җаваплы. Димәк, кайчандыр без (дин әһелләре, өлкән буын) лаеклы үрнәк күрсәтә алмаганбыз, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тиешле шартлар тудырмаганбыз, аларга һәм якыннарына карата гаделсезлек кылганбыз һәм башкалар. Әлбәттә, кем законны боза һәм башкаларга яный, андыйларга тиешле чараны күрү кирәк. Ләкин андыйлар арада берән-сәрән генә. Калганнарны дөрес юлга бастырырга мөмкин дип исәплим. Андый мөмкинлекне без әле югалтмадык дип уйлыйм.

Илдар БАЯЗИТОВ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды