Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Өммәтнең бүгенге хәле: ни өчен мөселманнарның артуы сыйфатның яхшыруына китерми?

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Өммәтнең бүгенге хәле: ни өчен мөселманнарның артуы сыйфатның яхшыруына китерми?

Өммәтнең бүгенге хәле: ни өчен мөселманнарның артуы сыйфатның яхшыруына китерми?. Мәкаләләр Россиянең мөселманнар өммәтендә барлыкка килгән хәлне бер төрле генә атап та булмый торгандыр. Бер яктан караганда, исламны кабул итүчеләрнең соңгы вакытларда шактый күбәюе шатлыклы вакыйга. Һәм бу үсешнең тотрыклы булуы, исламның төрле хорафатлардан чиста, хак дин икәнлеге фикерләргә сәләтле һәркемгә ачык күренеп тора. Ләкин икенче яктан караганда, ни өчен шушы санның үзгәрүендә сыйфатның үсеше беленми? Мөгаен, ул безнең алда торган сорауларның иң мөһимедер, әмма аңа төгәл генә җавап биреп тә булмыйдыр. Безгә хәзер моның сәбәпләренә төшенеп, һәркайсыбызга үзебездән башлап, хәлне төзәтү мәслихәт. Ник дигәндә, барыбызга да билгеле булганча, мөселманнар үзләре үзгәрмәгәндә, Хак Тәгалә аларның хәлен үзгәртмәячәк.

Әле дә яхшы хәтерлим: узган гасырның 90 нчы елларында кайсы гына мәчеткә керсәң дә, мөселманнарны очраткач, күңел сөенде, чөнки ниндидер бердәмлек, кардәшлек сизелә иде. «Дини кардәшләр – бер-берсенә туганнар” дигән гыйбарә гадәти генә сүзләр түгел түгел иде ул чагында. Аеруча берәүләр ниндидер уңышка ирешсә, аның белән горурлану хисләре барлыкка килә иде. Тора-бара, үзебез дә сизмәстән, мондый хисләр сүнә башлады; күп төркемнәргә бүленгәнгә күрә, арабызга таркаулык җиле үтеп керде. Ни өчен килеп чыкты мондый хәл? Әлеге күренешнең сәбәбе нәрсәдә? Дөрес, биредә идеологик фикер каршылыкларын да сәбәп итәргә була. Тагын яшьләрнең аерым бер агымында исламдагы дөньяга караш мәсьәләсендә дөрес булмаган, безгә чит мәгълүматның барлыкка килүенә дә сылтарга мөмкин. Мөгаен, ниндидер бер хаклык чаткысы бардыр болай дип фикер йөртүчеләрдә дә. Ләкин, минем уйлавымча, бу бердәнбер төп мәсьәлә түгел.

Исламны кабул итүче яшьләр, кем дингә актив рәвештә өндәү эше белән шөгыльләнсә, шуларга күбрәк иярүчән була. Аннары кешенең мөселман булып китүендә беренче дини белем бирүченең дә роле зур. Моннан шундый нәтиҗә сорала: дингә өндәүче имамнарның эшен активлаштырып кына исламны кабул итүче күп кешеләрнең диндәге саташуларын булдырмаска, уңай нәтиҗәләргә килергә мөмкин.

Рәсми дин вәкилләренең төрле юнәлешләрдә актив эш алып баруларыннан да күп нәрсә тора. Боларга социаль яктан әһәмиятле проектларны тормышка ашыру да, халык белән эшләү дә керә. Мәсәлән, мөселман бәйрәмнәренә багышланган чараларны уздыру анда катнашучыларны рухи яктан якынайтачак, берләштерәчәк һәм тагын башка төрле чараларга керешү өчен көч бирәчәк.

Төрле аңлату эшләрен башкару өчен барлык хәзерге заман ысулларын куллану зарури. Брошюралар заманы узып бара, басма матбугатка алмашка интернет килә. Заманадан артта калырга ярамый һәм бу биниһая зур интернет челтәре файда китерсен өчен тырышу сорала. Биредә мәхәлләләрнең уңай эшчәнлеген киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү мөмкин. Яңалыклар белән беррәттән, дини белемеңне арттыру өчен интернетта файдалы мәгълүматны урнаштырырга да була. Дөрес ният белән тотынганда, ул мактану булып саналмас, чөнки кешеләр мәчетләрдә нинди эшләр алып барылганлыгы турында белергә тиеш. Бу барыннан да бигрәк, башкарылган эш турында хисап бирү дип атала. Әгәр мәчеттәге эшләрнең һәммәсе дә кешеләргә билгеле булса, ул төрле гайбәтләргә урын калдырмый. Ә дин әһелләренең активлашуы, берсүзсез, үз тирәсенә алдынгы фикерле яшьләрне туплаячак. Шул рәвешле, аларның төрле секталарга китүенә чик куелачак.
Иң мөһиме – дин белән шөгыльләнгәндә ихлас булмау ярамый. Башкача булганда, һәммәсе дә мәгънәсен югалта. Фәкать үз эшеңнең остасы булу, зур гыйлемгә таянган кешенең көчле инануы тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Шуны истән чыгармаска кирәк: киләчәккә булган дөньяга караш та элек алган белемнең сыйфатыннан тора һәм дини гыйлем кешенең йөрәгендә урын алырга тиеш. Мөмкинлегең булган саен Раббыбызның һәм сөекле Пәйгамбәребезнең өйрәтүләрен тормышка ашырырга омтылу зарури. Болар барлык кешегә, шул исәптән, имамнарга да кагыла. Әгәр халыкны вәгазьләүче адәм заты мөнбәрдән яхшы сүзләр сөйләп, аларны үз тормышында кулланмаса, андый кеше мәзәк булып күренә. Әгәр дә шундый хәл була калса, бу ихлас күңелле мәхәллә халкының гайрәтен кайтарачак, алар исә, үз чиратында, башка әйдәманнар артыннан китәчәк. Кызганыч ки, без бүгенге көндә мондый хәлләрне дә еш күзәтәбез.

Шулай ук безгә бер-беребезнең уңай сыйфатларын күрә белергә өйрәнү кирәк, чөнки ул – кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуның нигезе. Һәм, гомумән, әгәр без үзебезне динле кешеләр дип санасак, даими рәвештә үз өстебездә эшләргә тиешбез. Моның өчен яхшы сыйфатларыңны үстерә барып, икейөзлелек, гайбәт тарату һәм нигезсез рәвештә бер-береңне төрле гөнаһларда гаепләү кебек тыелган эшләрдән баш тарту мәслихәт.

Без бәлки бу гамәлләребез белән дөньяны бик тиз генә уңай якка үзгәртә дә алмабыз, ләкин үзебезне һәм якыннарыбызны яхшылыкка үзгәртү өчен омтылырга бурычлыбыз. Вакытны бушка уздырырга ярамый, чөнки һәркайсыбыз чикләнгән вакыт кысаларында гамәл кыла. Беребез дә киләсе минутларда нәрсә буласын белми. Әйдәгез, сөекле Пәйгамбәребез өйрәткәнчә яшик. Ул үзенең мисалында һәр мөселман нинди югары әдәп-әхлак сыйфатларына ия булырга тиешлеген безләргә күрсәтеп биргән инде.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды