Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ни өчен традицион ислам?

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Ни өчен традицион ислам?

Ни өчен традицион ислам?. Мәкаләләр Ислам нигә традицион? Традицион ислам терминын соңгы елларда Россия мөселманнары еш телгә ала. Күпләр аны бәхәсле дип саный. Традицион ислам мөселман динен башкача аңлата дигән ялгыш фикер бар. Мондый караш зур ялгышлык, чөнки бу термин ислам дине биргән рухи мирасны билгеләүче булып тора. Традицион ислам ул - Коръәнгә, дини тәгълиматларга, традицияләргә таянып яшәү. Россиядә яшәүче татар-мөселманнар өчен Коръәндә әйтелгәннәргә каршы бармау, шул ук вакытта законнарны үтәү, тыныч тормышлы гражданнар булып яшәү бик мөһим. Бу Коръән гореф-гадәтләре белән татарларның тарихи тормышының берләшүе. Исламның үсешендә гореф-гадәтләр сакланырга тиеш. Элек компьютерлар һәм телеведение булмаган (әле күпләп китап бастыру да чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде), шуңа күрә ислам буыннан-буынга гореф-гадәтләр ярдәмендә күчкән. Безнең ата-бабаларыбызның Пәйгамбәрләр диненә тугърылыклы булып калуы - гореф-гадәтләр нәтиҗәсе. Мөхәммәд пәйгамбәр үзе дә кайбер гореф-гадәтләргә таянган, мәсәлән, Ибраһим пәйгамбәрдән килгән хаҗ кылу тәртибе яки Ибраһим пәйгамбәрдән һәм аның улы Исмаилдән килгән Корбан чалу гадәтләрен юкка чыгармаган. Традицион ислам - Пәйгамбәрләр исламы Нәкъ менә буыннан буынга тапшырылган гореф-гадәтләр нәтиҗәсендә мөселманнар чиста исламны саклап кала алдылар. Шуңа күрә чиста ислам ул - традицион Ислам. Традицион Ислам ул - Коръәнгә һәм Сөннәгә нигезләнгән пәйгамбәрләр исламы.Соңгы араларда төрле секталар һәм исламны бозып күрсәтүче төркемнәр барлыкка килү нәтиҗәсендә, мөселманнар арасында традицион ислам термины барлыкка килде. Шуңа күрә эчкерсез мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр гореф-гадәтләренә таяналар. Традицион исламны этник ислам итеп күрсәтү дөрес түгел. Ислам һәрвакыт дингә каршы килмәүче җирле гореф-гадәтләрне, үзенчәлекләрне исәпкә алды. Ислам гореф-гадәтләре төрле шартларга яраклашты. Традицион ислам— фәнни һәм дөньяви ислам ул Моннан тыш, ислам дине үз актуальлеген беркайчан да югалтмаган. Ул һәрвакыт фәннең һәм сәнгатьнең үсешенә йогынты ясаган. Традицион исламның нигезендә үсешкә өндәү ята. Мөселаннарны укытуда урта гасырлардагы кебек ысулларны кулланырга теләүчеләр мөселман дөньясына зыян гына сала. Исламның үз гореф-гадәтләре дә фән үсешенә бәйле. Дөньядагы беренче университетлар да мөселман илләрендә барлыкка килгән. Бөтен дөньяда кулланыла торган саннар системасын да гарәпләр уйлап тапкан. Бүгенге көндә фән үсешенә зур өлеш керткән бик күп мөселман кешеләре мәгълүм. Мисал өчен, Әл-Хорезми – алгебрага нигез салган һәм бу фәнгә исем биргән, Урта Азия галиме Әл-Бируни, Галилеога кадәр, алты гасыр алдан ук Җирнең кояш тирәли әйләнүен әйткән. XIII гасырның танылган табибы Ибн ан-Нәфис исә кече һәм үпкә кан әйләнеше теориясен әйткән. X гасырда яшәгән күз табибы Аммар – катарактага беренчеләрдән булып операция ясаган. Ибн Сина, Зәкәрия әр-Рази, Абдул-Латыйф әл Багдади, Шәриф әл- Идриси һ.б. Фәннең үсеше, белемгә өндәү, уйлауның прогресслы булуы – болар барысы да бүгенге мөселманнарга кирәк нәрсәләр һәм аларны традицион ислам алгы планга чыгара. Төркия, Малайзия кебек илләрдә һәрвакыт традицион ислам өстенлек иткән. Шуңа да аларда икътисад, промышленность, белем бирү алга киткән. Традицион исламның фәнне үстерүенә бу ачык мисал булып тора. Элеккеге СНГ илләреннән Россия һәм Казахстан да бу исемлеккә керә, чөнки аларда традицион ислам үсеш ала. Традицион ислам – ул социаль ислам Социаль эшчәнлек, безнең көннәрдә бик зур роль уйный. Ислам тарихы социаль мәсьәләләрне чишү, хәйриячелек тарихы, мөселманнар яши торган җәмгыятьтә аларның социаль җайлаштыру белән үрелеп барыла. Безнең тормышта социаль мәсьәләләр бик күп һәм мөселманнар үз көчләрен шул мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерергә тиешләр. Мөселман традицияләрендәге мисаллар безгә теләсә нинди социаль мәсьәләне дә чишү юлы барлыгын күрсәтә. Әлбәттә, мөселманнар илдә булган социаль мәсьәләләрне чишәргә алынырга тиеш. Мәчеткә килгән иң гади кешедән алып, имамга кадәр иманлы булу, дингә ышану һәм диндар булу, мохтаҗларга ярдәм итәргә кушуын белә һәм аңлый. Мөселманнар үзләре яшәгән җәмгыятькә файда китерергә тиеш. Бу безнең изге бурычыбыз. Җәмгыятьтә социаль проблемаларны бетереп кенә, экстремистик һәм радикаль эшчәнлекне юк итеп була. Аңлашылганча, традицион ислам термины ул динне тулысынча ачып бирә, аның нигезен күрсәтә. Термин үзе Коръән традицияләрен һәм сөннәне үтәүне аңлата. Ул мөселманнар тормышының нигезен тәшкил итә һәм сәнгатьнең барлыгын таный, аның ислам кануннарына каршы килмәвен күрсәтә. Шулай ук, традицион ислам социаль проблемаларны чишәргә омтыла, ил тормышында актив катнаша, җитештерү, икътисад үсешен тәэмин итә. Санап кителгәннәрнең барысы да чын исламның бер өлешен тәшкил итә. Бу таләпләрнең барысына да туры килә торган диннең нинди булуын мөселманнарга аңлату өчен, “традицион ислам” терминын куллана башладылар. Ул динебезне тулысынча аңларга ярдәм итә торган төшенчә. Традицион ислам, ул чиста ислам һәм безнең динебезнең нигезен тәшкил итә. Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды