Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Социаль гаделлек — милли идеябез

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Социаль гаделлек — милли идеябез

Социаль гаделлек — милли идеябез. Мәкаләләр Без катлаулы һәм гади булмаган вакытта яшибез. Мөгаен, ике дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башлана. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык. Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, безнең халкыбызны берләштереп торган милли идея бар иде. Әлеге идея дөньядагы иң зур илне берләштерде. Әлбәттә, сугыш кырларында үлүчеләр коммунизм өчен көрәшмәде, алар үз җирләрендәге тынычлык, якыннары, Ватаннары өчен сугышты. Сугыштан соң халык җимерекләрне торгыза башлады. Сәнәгать тармагы, мәгариф, медицина, шәһәр һәм авыл инфраструктурасы яңадан аякка бастырылды. Ул елларда кешеләр коммунизм төзү идеясе белән яшәде. Дөресен әйтик, шул идеяне илне ярта гасыр яшәтте. Әмма бүген без нәрсә күрәбез? Россия идеологиясез калды, яшьләрнең барыр кыйбласы, идеаллары юк.

Бәлки, кемдер өчендер минем әйтергә теләгән фикерем һәркемгә билгеле әйбер булып күренер. Ләкин һәр гениаль әйбер һәм хаклык өстә генә ята, ә без аны күрмибез. Әлбәттә, кешенең ниятендә иман һәм ихласлык булырга тиеш. Дин – кеше өчен нигез, һәрбер кыйммәтнең башлангычы. Динне рухи яңарыш нигезе итеп таныганда, яшьләргә мондый кризислы хәлдән чыгу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Шул турыда фикер йөртик әле.

1. Формадан эчтәлеккә.
Хәзер яшьләргә эчтәлекнең формадан мөһимрәк булуын аңларга кирәк. Бүген яшьләр күпчелек очракта булмаган әйберне күрсәтергә ярата, ә булганы белән чынбарлыкта яшәргә теләми. Алар бурычка кереп булса да, халык арасында кыяфәт күрсәтә. Яшьләр азрак укый башлады, аларда үсеш күзәтелми, гомумән, бөеклеккә омтылу дигән төшенчә бетте. Ә тыйнаклык алар арасында хәзер модада түгел. Тышкы кыяфәт, мин-минлек. Ә эчтә нәрсә соң? Бушлык?
2. Гаилә һәм ата-аналар
Гаилә җепләренең кыйммәте һәм мөһимлегенең бәясе төште. Күп гаиләләр ике ел яшәгәч таркала. Әлбәттә, шәһәр тормышы, заманча яшәеш гаилә мөнәсәбәтләрен зәгыйфьләндерде. Кем сож без? Тарихның тыңлаучан колларымы, әллә тарихка яңа ритм бирүче, тагын да югары кыйммәтләр төзүче шәхесләрме? Мәдәни һәм социаль үзгәрешләр булса да, ата-анага мөнәсәбәт элеккечә ныклы булырга тиеш. Ә гаилә коруны Аллаһ кушкан эш ите кабул итәргә, моңа бик җитди карарга кирәк.
3. Мәгариф
Бүген яшьләр диплом алу өчен генә белем ала, ягъни тамга өчен. Укыту процессына җитди караш сизелми. Интернет аркасында яшьләр, гомумән, укымый, дәресләргә әзерләнми башлады. Бөтен укыту процессы формаль әйбергә әйләнде. Кешеләр фундаменталь, классик белемне бәяләми башлады, бары тик тәҗрибә ярдәмендә алган “белем” дәрәҗәле. Тарихны, әдәбиятны, философияне, математиканы һәм башка фундаменталь дәресләрне яшьләр бик начар белә, чөнки алардан файдалану юлы күрми. Шуңа яшьләрнең мәдәни һәм әхлакый дәрәҗәсе түбән. Халыкны алга алып барган идеологияне гади һөнәрче булудан туктаган һәм югары материяләр турында уйлаучылар гына булдыра ала. Чын лидерлар, акыллары һәм дөньяга киң карашлары ярдәмендә, стратегик фикердә торса, һөнәрчеләр кечкенә тактик адымнар гына ясый ала. Тарихны, әдәбиятны, философияне һәм математиканы өйрәнүче кеше генә стратегик фикер йөртә ала. Бу фәннәрне яратмаучылар тарих һәм хуҗаларның коллары булып калачак, тар карашлы кеше булачак.

4. Кешенең хәленә керү
Кешеләр борчылуның һәм кешенең хәленә керүнең нәрсә икәнен онытты. Йөрәкләрне мүк басты. Кешеләр гади кулланучыга әверелде. Яшьләрнең йөрәгендә бөтен әйбер бар, ләкин кайгыру, борчылу юк. Кеше кайгысын үзебезнеке итеп кабул иткәндә генә, без бер-беребез өчен уңайлы җәмгыять төзербез.

5. Корбан булу

Бу борчылуның киңрәк мәгънәсе, дәвамы. Хәзер яшьләр шулкадәр эгоист ки, берәр эш өчен хәтта кечкенә генә корбан булуга (вакыт, көч, сүз) да барырга теләми. Мисал өчен, гаиләне карау – бу корбан булуның бер төре. Әйе, үзең өчен генә яшәү җиңелрәк. Үзеңнең тәккәберлегеңне җиңеп, күп вакытыңны балаларга, тормыш иптәшеңә, ата-анага, җәмгыятькә багышлау – үзеннең тәккәберлегеңне сындыру. Әгәр без җәмгыять эшләрен үзебезнең шәхси эштән өстен куя алсак, илебезнең, халкыбызның, җәмгыятебезнең, гомумән, һәрберебезнең исән калачагына өмет зуррак.
Үзебезнең эшләгән эшләргә, белемебезгә, гаиләбезгә игътибарны арттырып, анализ ясасак, зур идея өчен корбан булырлык яшьләр, яңа җәмгыять булдыра алабыз. Моның нигезендә илаһи иман булырга тиеш. Бу һәрнәрсәнең нигезе һәм баганасы. Җәмгыятебезнең милли идеясе – иман һәм белем нигезендә социаль гаделлеккә ирешү. Яшьләр, өлкән буынга үрнәк була алырсызмы?

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды