Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе. Темасы: “Хөсетлек – көчсезлек ул”

Мечеть Ярдэм / Җомга вәгазе / Җомга вәгазе. Темасы: “Хөсетлек – көчсезлек ул”

Җомга вәгазе. Темасы: “Хөсетлек – көчсезлек ул”. Җомга вәгазе

Кешеләр арасында бик күп рухи авырулар таралган: яманлык, көнләшү, ялганлык, бер-берсенә нәфрәт һәм башкалар. Үзебезгә теләгәннәрен кардәшләребезгә теләмәсәк, шул калеб авыруларыннан котылып булмас.

Шулар арасындагы иң куркыныч авыруларның берсе - ул көнчелек. Бу сыйфат аркасында кеше үзенә һәм башкаларга зыян китерә. Белгәнебезчә, дөньяда беренче гөнаһ шул сыйфат аркасында эшләнде.

Адәм галәйһиссәламнең улы Кабил көнләшеп, үзенең бертуган кардәшен Һабилне үтерде. Бу сыйфат башка гөнаһларга юл ача һәм иң әүвәл якын-нардан, дуслардан, күршеләрдән башланып китә. Янындагы көнләшүче беркайчан да якынының аңардан өстен булуын яратмас. Туганының, кардәшенең, күршесенең малы, көче, гыйлеме, дәрәҗәсе, эше аңардан яхшырак булуын сөймәс, бигрәк тә сәүдәгәрләрнең бер юнәлештә эшләре булса. Гади эшчеләр арасында да көнләшү бар. Шуңа күрә, әгәр искә төшерелгән төркемнәр арасында булган мөнәсәбәт начар булса, гаҗәп түгелдер, ул бары шул көнчелек нәтиҗәсе.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды