Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе Темасы: Рәгаиб кичәсе

Мечеть Ярдэм / Җомга вәгазе / Җомга вәгазе Темасы: Рәгаиб кичәсе

Җомга вәгазе  Темасы: Рәгаиб кичәсе. Җомга вәгазе

Имам – Хәбир хәзрәт Ханов

Рәҗәп аеның беренче җомгасы - Рәгаиб кичәсе көне - җомга алдындагы кичтән башлана, ягъни пәнҗешәмбегә туры килә. Милади ел исәбе буенча Рәгаиб кичәсе быел 27 февральгә туры килә. Ислам динендә кичә көндездән алда бара, чөнки кояш баеганнан соң икенче көн башлана.

Нинди кичә соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу сөекле Пәйгамбәребезнең әтисе Габдулла белән әнисе Вәһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре. Ни өчен без Рәгаиб кичәсен билгеләп үтәбез? Чөнки шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дөньяга килгән.

Хәзрәти Габдулладан да, хәзрәти Әминәдән дә алтыннар, байлыклар калмаган. Аларның никахыннан дөньяга бер изге бала туган. Бөтен никахларның максаты, нәтиҗәсе - бала. Әгәр без үзебездән соң холык ягыннан да, әхлак ягыннан да бөтен яктан үзебезгә караганда яхшырак балалар калдырабыз икән, димәк, безнең гомеребез заяга үтмәгән, димәк, без Аллаһы Тәгалә каршысында бурычыбызны үтәгәнбез дигән сүз.

Пәйгамбәребезнең әтисе - улы туганчы, әнисе улына алты яшь вакытта вафат булалар. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ятим кала. Әмма хәзрәти Габдулла белән хәзрәти Әминәнең саф җаннар, изге күңелле кешеләр, хәрамга катышмаган яхшы кешеләр булганы өчен, Аллаһы Тәгалә изге бала биреп дөньяны сөендерә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды